Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекчелек тармагына йомгак ясадылар

Киңәшмә ахырында министр урынбасары Ленар Гарипов терлекләрнең баш санын саклап калуга, бозауларның үрчүен арттыруга һәм сыерларның продуктлылыгын арттыруга басым ясады, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иадрәсеннән.

10 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

Чарада муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов катнашучыларны терлекчелек тармагының 2019 елгы нәтиҗәләре белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү, шулай ук хуҗалыклар эшенә анализ ясау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.

Киңәшмә ахырында министр урынбасары Ленар Гарипов терлекләрнең баш санын саклап калуга, бозауларның үрчүен арттыруга һәм сыерларның продуктлылыгын арттыруга басым ясады, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иадрәсеннән.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев