Мөслим-информ

Терлек азыгы әзерләү ни хәлдә?

Район аграрийларының төп көче сенаж салуга җәлеп ителгән. Елдагыча, “Туган як” агрофирмасы бу эшкә беренчеләрдән булып старт бирде.

“Туган як” агрофирмасында кышлату чорына 6 мең тонна сенаж әзерләү бурычы куелган. Бүгенге көнгә базларга 4500 тонна сенаж салынган. Хуҗалык басуларында үлән культуралары 1007 гектар мәйданны били. Бу – терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләргә мөмкинлек бар, дигән сүз.
Баш агроном Иршат Әхмәтов әйтүенчә, үләнне чәчәккә бөреләнү фазасында – туклыклы матдәләргә иң бай чорында уру мөһим. “Сенаж салу технологиясен төгәл үтәгән очракта гына ул туклыклылыгы, аксым, протеин күләме буенча яшел массага якын була”, – ди ул. Кагыйдә буларак, үлән иртәнге сәгатьләрдә чабыла. Бераз киптерү өчен яшел массаны печән әйләндерү җайланмалары ярдәмендә әйләндерәләр. Үләннең дымлылыгы якынча 60 процентны тәшкил итәргә тиеш. Яшел массаны сенаж базына биш йөк машинасы ташый. Хуҗалыкның матди-техник базасы көчле. Сенаж әзерләү процессында югары җитештерүчән 16 берәмлек техника эшкә җигелгән. Механизаторлар һәм машина йөртүчеләр иртәнге 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр хезмәттә. Һәркем үз вазыйфаларын төгәл башкара. Башкача була да алмый, тимерне кызуында сугып калырга кирәк.
Сенаж траншеялары алдан ук чистартылып, акшарлап куелган, дезинфекция үткәрелгән. Ике базга люцерна-клевер массасын тутыру инде төгәлләнгән. Без килгәндә Марсель Үтәгәнов һәм Радик Галләмов “Кировец” тракторларында өченче базда сенаж тыгызлый иде. Тракторларның берсе басудан кайткан массаны тигезләп эттерә, икенчесе авыр, вагон тәгәрмәчләреннән ясалган каток белән сенажны бастырып йөри. Азык сыйфатлы булсын һәм озак саклансын өчен сенажга консервант кушыла. Хуҗалык белгечләре сенаждагы протеин күләмен көненә икешәр тапкыр лабораториядә тикшертә. Протеин күләме 23-27 процент сакланганда гына үлән максатка ярашлы була. “Туган як” агрофирмасының сенажы узган ел сыйфаты буенча республикакүләм бәйгедә җиңү яулаган!
– Хуҗалыкта бүген 1000 баш мөгезле эре терлек тәрбияләнә. Шуларның 400е – савым сыерлар. Көнлек савым күләме тотрыклы булсын өчен терлек азыгын артыгы белән әзерләргә кирәк. Хуҗалыкта узган елгы сенаж запасы да шактый әле, – ди терлекчелек буенча белгеч Светлана Грачёва.
Азыкны “Делаваль” азык миксерында яшел масса белән болгатып, терлекләргә ашаталар. Җәй, көз айларында мал азыгы рапс, тары культуралары белән баетылачак. Рационны кушылмалар белән төрләндерү бер сыердан көнлек савымны 20 литрга кадәр җиткерергә мөмкинлек бирә, продуктлылыкны арттыра.
“Туган як”та печән әзерләү өчен күпьеллык үләнне дә чаба башладылар. Кышкы чорга 1200 тонна печән туплау максаты куелган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: