Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлек азыгы старт ала: иң югары бәяне "Туган як" агрофирмасы алды

Яздан бирле көннәр яңгырлы һәм салкын торса да, авыл хуҗалыгы тармагында сезонлы эшләр календарь сроктан әлләни калышмый. Чәчү төгәлләнергә дә өлгермәде, терлек азыгы әзерләү кампаниясе дә ишек какты. Кичә районда терлек азыгы әзерләү техникасының сезонга әзерлеге тикшерелде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм райондагы аграр тармак белгечләреннән торган комиссия агрофирмаларда һәм хуҗалыкларда техника торышына бәя бирде. Агрегатларның төзеклеген, механизаторлар белән тәэмин ителешен карау белән бергә терлек азыгы әзерләүдә катнашучыларга техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж да үткәрелде. Шулай ук хезмәткә түләү мәсьәләләре дә читтә калмады. Һәр агрофирма һәм хуҗалык үз расценкасы белән таныштырды. Урыннарда булганда комиссия членнары азык культураларының торышына да игътибар итте.

- Елына күрә масса начар булмас кебек. Кыяклылар яхшы үсеш биргән, клевер, люцерна кебек кузаклылар да чәчәккә бөреләнү фазасында. Безгә көннәрнең аязуын көтәсе түгел, бүгеннәнбашлап, үләннең беренче катын ала башлау һәм технологик таләпләрне саклап, сенаж салу сорала. Икенче кат уңышы астына азотлы ашламалар кертеп, анысыннан печән әзерләүне максат итеп эшләргә кирәк, - ТР Авылхуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлеге әйдәүче белгече Рамил Зиннәтуллин.

Белгечләр кампаниягә әзерлек буенча иң югары бәяне "Туган як" агрофирмасына бирде. Биредә техниканы сафка бастырып кына калмаганнар, инде тулы әзерлек белән сенаж салуга да керешкәннәр. Бер көн алдан урылган арыш басуына яңа гына сатып алган "Кроне" агрегаты чыккан. Германиядә эшләнгән әлеге агрегат берьюлы 12 метр арада үләнне теземнәргә сала. Элеккеге тип агрегатларга караганда җитештерүчәнлеге өч тапкырга артыграк икән. Шул ук фирмада эшләнгән пресс-подборщикка да зур өметләр баглыйлар. Печән, салам рулонлаучы, төргәкле сенаж әзерләүче "Кроне" агрегаты энергоресурсларны янга калдыруы һәм югары җитештерүчән эшләве белән дә кызыгырлык.

- Терлек азыгы техникаларына акча сарыф итүдән курыкмыйбыз. Чөнки терлекчелек - ел әйләнәсе акча кертүче тармак. Ике "Кроне" агрегатыннан тыш, бер "К-744" һәм ике "МТЗ-82" тракторы да сатып алдык. Терлек азыгы әзерләүгә алар да тартылачак, - "Туган як" агрофирмасы генераль директоры Ирек Заһидуллин.

Шунысын да әйтергә кирәк: агрофирмада быел, киләчәктә терлекчелектә моноризык куллануны истә тотып, терлек азыгын ел ярымлык итеп әзерләргә планлаштыралар. Маллар ел әйләнәсе торакларда тәрбияләнеп, бер типтагы ашату кертеләчәк, дигән сүз бу.

- Хуҗалыкларны карап чыкканан соң, һәр җирдә дә ныклы әзерлек баруы күзгә ташланды. "Туган як" агрофирмасында техника Кукмара, Балтач, Актаныш районнарыныкыннан һич тә калышмый. Терлек азыгы әзерләүдә дә, сөт җитештерүдә дә технологияне саклау мөһим. Чөнки безгә бүген күбрәк продукция алырга кирәк. Продукция базарында сөткә бәя бар. Сөт булса, хезмәт хакы да, башка чыгымнар өчен дә акча булачак, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Хуҗин.

Р.S. Комиссия членнары икенче урынга "Органик Групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмасы лаек дип тапты. Өченче урында - җәмгыятьнең "Урожай" агрофирмасы һәм "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы.

Рәсемдә (сулдан уңга): Зилбәр Ханов, Вәлиулла Хәбибуллин, Ринат, Габдуллин, Сиринат Биктаһиров, Фәннүр Сабирҗанов, Илгиз Сәүбәнов.

Әлфинур Ногманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев