Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төерле дерматитны ничек кисәтү чаралары

Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит – тире астындагы тукымаларның һәм органнарның шешенүе, бизгәк, тире астында төерләр барлыкка килү, күзләр, тын алу һәм аш кайнату трактларының лайлалы тышчасы зараралануын китереп чыгаручы йогышлы авыру.

Кешеләр аның белән авырмый. Икътисадый зыян бик зур, чөнки малларның сөт һәм ит продуктлылыгы кими, тире чималының сыйфаты түбәнәя, сыерларның җенси цикллылыгы бозыла, үгезләрдә вакытлыча җенси стерильлек барлыкка килә. 
Авыру йоктырган сыерларның сөте куллануга яраклы түгел. Итен куллануда чикләүләр юк. 
Карантин соңгы авыру терлек терелеп яисә суелып, 30 көн үткәннән соң алына. Нодуляр дерматитка каршы вакцина юк. Вакциналаштыру сарыклардагы чәчәк авыруына каршы вакцина белән үткәрелә. 
Әлеге авыруны кисәтү максатында кагыйдәләрне төгәл үтәргә, әйләнә-тирә мохитның терлекчелек калдыклары белән пычрануын, төрле көтүдәге малларның кушылуын булдырмаска, ветеринарлар таләбе буенча терлекләрне тикшертергә кирәк. Малыгызда авыруга шик булган очракта кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. 
Район ветеринария берләшмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев