Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теркәлү телефоннан башлана

iOs һәм Android платформалары өчен “Шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты” мобиль кушымтасында физик зат шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве үтә ала. 

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе хәбәр итә: әлеге функциядән файдалану өчен кушымтаны үз телефоныңа күчерергә һәм “Зарегистрировать ИП” төймәсе буенча (кушымтаның беренче битендә экранның аскы өлешендә урнашкан) күчәргә кирәк. Шуннан соң теркәү процессын дәвам итү өчен теркәү органына килү вакытын беләсең. 
Теркәү органына Россия Федерациясе гражданы паспорты белән килергә кирәк. Анда әзерләнгән документларны имзалаганнан соң файдаланучыга документларны кабул итеп алу турында расписка, логин һәм шәхси кабинет пароле күрсәтелгән карта тапшыралар. Дәүләт теркәвен раслаган документлар мобиль кушымтада күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк. 
“Шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты” мобиль кушымтасын файдаланып, физик затны шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве документлар кабул итеп алу турындагы расписка бирелгәннән соң бер сәгать эчендә башкарыла. Теркәү процедурасын кабул итү залында көтеп тору мәҗбүри түгел. 

Нәзирә Гыйлаҗиева, инспекция җитәкчесе урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев