Мөслим-информ

Теркәл дә, тыныч яшә!

– Чәч кистерергә Мөслимгә, Айсылуга кайтам. Бер кешенең кулына өйрәнгәч, башкаларга кагылдырасы килми. Аңа мин тулысынча ышанам. Мөслимгә кайтырга да бер сәбәп була, – ди Казан шәһәре судында эшләүче райондашыбыз Рушания Шакирова...

Җирлегебездә үз эшләрен алып баручылар шактый. Яңа салым режимы кергәч, аларның саны шактый артты. Татарстанда үзмәшгульлек буенча “Һөнәри керемгә салым” режимы эшли башлагач, Айсылу Минабетдинова да, беренчеләрдән булып, яңа салым системасында теркәлгән. Җирлегебездә бүген 220 кеше яңа салым системасында исәптә тора.– Эксперимент буларак кына кергән яңа төр салым турында миңа ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондының Мөслим районындагы региональ вәкиле Гүзәл Сәетгәрәева хәбәр итте. Үзмәшгульлеккә бик теләп күчтем. Чөнки күптәнге хыялым чынга ашты – үз эшемне булдырдым. Аннары соң кызыктырырлык яклары да байтак бит – салым органнарыннан кайчан килеп керерләр микән, штраф сугарлар микән, дип куркып яшисе юк. Кая барсам да, ишекләр ачык. Моңарчы хезмәт күрсәтүдән кергән керемнән 13 процент түлисе булса, яңа салым режимында салым 4 процент кына алына. Бик уңайлы, үзмәшгуль булып теркәлүемә үкенмим, – ди Айсылу.Яңа системага ул бик ансат кына күчкән. Хәтта салым органына да барып тормаган. Кәрәзле телефонына “Мой налог”” мобиль кушымтасын күчергән дә шуның аша салым органында теркәлгән. Бүген оста чәчтарашны белмәгән кеше юктыр. Чәч кисү, буяу, бәйрәмнәргә, туйларга төрле прическалар, макияж ясаудан тыш, Айсылу никах мәҗлесенә баручыларга мөселманча итеп яулыклар да бәйли. Җәлил поселогына, Сарман, Актаныш, Азнакай якларына да чакырып алалар үзен. Ышанасызмы, юкмы, үз эшенең остасы булган Айсылу чәчтараш булырга хыялланмаган да икән. Тойгелде урта мәктәбен тәмамлагач, Әлмәт шәһәренә юл тота ул. Физкультура техникумының валеология бүлегендә укып, дәвалау физкультурасы белгече һөнәрен үзләштерә. – Әнием социаль яклау бүлегендә “Чәчтарашлар әзерлибез, укырга чакырабыз!” дигән игъланны күреп, минем белән киңәшләшеп тә тормыйча, курсларга яздырып кайткан. Шулай итеп мин Яр Чаллыда алты айлык курсларда укып, чәчтараш һөнәре серләренә төшендем. Укый, өйрәнә торгач, бу һөнәрнең нәкъ минеке булуына инандым. Әниемә рәхмәтем чиксез. Ул тәвәкәлләмәгән булса, язмыш бүтән борылыш алыр иде. Бүген мин – яраткан эше, яраткан гаиләсе булган иң бәхетле хатын! – ди Айсылу.– Тормыш иптәшем 2003 елдан бирле чәч кисү, чәч ясау белән мәшгуль. Сигез ел шәхси эшмәкәр Гөлзирә Закировада чәчтараш булып эшләгәч, агымдагы елның март аенда үзмәшгуль булып теркәлде Айсылу. Теләсә кайсы вакытта өйдән чыгып китәргә кирәк. Баштарак бу эшен яратып бетермәгән идем, хәзер ияләштем инде. Иртәнге дүрттә дә чыгып китә. Заказлары күп булгач, ял итмичә дә эшләргә туры килә. Яратып башкарган эше булгач, зарланмый тагын үзе. Мөслимгә күчкәч тә, фатирның бер бүлмәсен чәчтарашханә итеп бүлеп куйды. Клиентларын өйдә дә кабул итә, салым органында теркәлгәч, курыкмыйча көн-төн эшли хәзер, – ди ире Руслан.Иң беренче клиенты әнисе булган Айсылуның. “Әни сүкми бит, әнидә өйрәндем инде чәч кисәргә”, – дип елмая. Кулы эш белгән кеше һәрвакыт үзенә ипилек кенә акча эшли ала, дигән фикердә ул.– Яңа салым режимы бик уңайлы. Теркәлергә куркып тормагыз. Үзегез яраткан эшне легаль төстә алып барып, бизнесны үстерергә дә зур мөмкинлекләр бар, дигән сүз. Иң мөһиме – куркып калмаска. Теркәлмичә дә, законсыз рәвештә эшләп була, дип уйлаучылар бик ялгыша. Тикшерү органнары андыйларны ачыклаган очракта җавапка тартачак. Тагын шунысы җайлы: үзмәшгульләргә касса аппаратлары алу, еллык отчет тапшыру да мәҗбүри түгел, – ди Гүзәл Сәетгалиева

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: