Мөслим-информ

Үтерү белән янаган

Мөслим районында үтерү белән янаган өчен 36 яшьлек кеше хөкем ителде.

Район прокуратурасы 36 яшьлек Х.ка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 119 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (үтерү белән яисә сәламәтлеккә зур зыян салу белән янау) гаепле дип табылды.
2019нчы елның 16 апрелендә 19.00 сәгать тирәсендә Яңа Сәфәр авылында үз йортының ихатасында Х., исерек хәлдә балта белән селтәнеп, хатынына үтерү белән янаган. Хатыны янауны реаль кабул иткән. Х. үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа шартлы рәвештә 8 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирде.
Суд карары үз көченә кермәде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: