Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теплицагыз яңа сезонга әзерме? 

Бакчачылар поликарбонаттан эшләнгән теплицаларны аеруча үз итте. Җиңел һәм җайлы җыела торган конструкцияне озаграк һәм нәтиҗәлерәк файдалану юлларын карыйк.

Кояш җылы нурларын мул итеп сибә башлаганчы ук, җир кешесенең күңеле бакча эшләренә тартыла башлый. 
Февраль аенда ук үсентегә орлык чәчәргә соңга калмадыммы әле, базыңны ачып карадыңмы, бәрәңгең ничек кыш чыккан, быел нинди сорт помидорлар утырттың кебек сораулар буенча гәп корулар ешая. Бакчасында теплицасы булганнар, җир кардан ачылу белән үк, бакча юлын таптый: корылма кар-бураннан зыян күрмәгәнме, төзәткәлисе җирләр юкмы, салган кар җитәрме, әллә эреп беткәнче тагын кертергәме... 
Яз җитү белән тизрәк чәчәсе килсә дә, сезон башланганчы, теплицаның төзеклеген кайгыртырга кирәк. Юкса эчке яктагы һәр сантиметр җирне үсемлекләр биләп алгач, боларны эшләргә бик уңайсыз булачак. 
Район төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесенең теплица участогы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова биргән киңәшләр сезгә дә файдалы булыр.

 

Теплицаны ремонтлау
Карның күпчелек өлеше эреп, әле төннәр салкын һәм җир өсте каты булганда, март ахыры-апрель башында ук, теплицагызны карап чыгыгыз: эченнән барлык предметларны, шул исәптән шланг, су мичкәләрен дә чыгарыгыз, үсемлекләрне бәйләгән бауларны өзеп ташлагыз, ватык элементларын алыштырып, агачтан ясалган өлешләрен антисептик белән эшкәртегез. Ачыла торган механизмнарын майларга, тутыккан урыннарын чистартырга, буяп чыгарга кирәк. Поликарбонатның чатнап киткән урыннарын герметик белән сыларга мөмкин.
Көннәр җылыта башлагач, теплицаның эчен гади кер сабыны кушылган су белән йомшак губка яки чүпрәк кулланып юарга кирәк. Кырмагыз, каты предметлар кулланмагыз, чөнки кыш чыккан поликарбонат бик уалучан. Ә менә дезинфекция эшләре белән яз көне мавыкмаска, бу эшләрне көздән тәмамларга кирәк, чөнки зарарлы матдәләр очып бетә алмыйча, үсемлекләргә дә зыян салырга мөмкин. Көздән өлгермәгәнсез икән, биофунгицидлар – “Фитоспорина-М”, “Микосан-Н”, “Триходермин”, “Планриз”, “Фитоцид”, “Здоровая почва” кебек препаратлар ярдәмендә теплицаның эчен эшкәртеп чыгасы була. Яз көне теплицаны зарарсызландыруның нәтиҗәле башка ысуллары да бар.
Водород пероксиды (перекись водорода). 1 өлешкә – 1 өлеш исәбеннән 6-9 процентлы водород пероксиды һәм су эремәсе белән теплицаның эчен-тышын җентекләп юып чыгыгыз.

 

Тәмәке шашкалары 
Гөмбәчекләргә, бактерия һәм корткычларга каршы иң яхшы чара булып санала. Ул барлык ярык-тишекләргә үтеп керергә сәләтле. Аның күләме теплицаның эчке күләменә карап алына. Кулланыр алдыннан барлык форточкаларны ябыгыз. Шашканы янмый торган предметка утыртып, уртага урнаштырыгыз. Фитилен кабызып, шунда ук чыгып китегез, ишекне ныклап ябыгыз. Янып беткәч, 2-3 сәгать керми торыгыз. Шуннан соң гына барлык форточка-ишекләрне ачып, җилләтегез. 

 

Туфракны әзерләү 
Туфрак бераз кипкәч, аны йомшартып чыгарга һәм кайнап торган су сибәргә, бераздан “ЭМ-1”, “Эмочек”, “Байкал-1” кебек матдәләр кушылган җылы су белән тукландырырга кирәк. Әмма боларны эшләгәнче игътибар итегез: түтәл бүлү яисә кырыйларын күтәртү, җир эшкәртү өчен куллана торган җайланма, эш коралларыгыз, юлга җәйгән плиткаларыгыз дезинфекция үткәнме? Юкса, көз көне тырышып-тырышып чистарткан зарарлы микроорганизмнар җылы су һәм дым тәэсирендә бик тиз “терелеп китәчәк”. Моның өчен теплица эчендә кулланыласы барлык инструментларны да 3 процентлы бакыр купоросы кулланып зарарсызландырыгыз. Түтәлләр ясагач, термометр, гигрометрлар элегез, су мичкәләре урнаштырыгыз.

 

Җылылык режимын саклау
Әгәр дә теплица эчендә җылыту системасы кулланмыйсыз икән, сезнең төп бурыч – язгы һәм көзге кырау вакытларында теплица эчендә бертөрле температура режимы саклау. Моның күптән сыналган һәм барлык төр теплица, парниклар өчен дә туры килә торган ысуллары бар. Теплица эченә зур су мичкәләре урнаштыру, түтәлләрне мүлчәләү, күчереп йөртә торган җылыткычлар куллану – иң нәтиҗәле чаралар.
Җәйге эшләр
Теплица культуралары шаулап үскән вакытта үсемлекләрне тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирелә. Шулай да кызу көннәрдә үсемлекләрне яндырмау һәм салкын төннәрдә өшетмәү чаралары күрәсе була. Кояшлы коры көннәр күпкә китсә, үсемлекләргә күләгә ясау җаен карарга кирәк. Кечкенә үсемлекләрне берәм-берәм дә каплап була, ә менә бауга үрелеп үскәннәрен ничек кояш кызуыннан сакларга? Моның өчен җайлы гына бер ысул бар: теплицаның стеналарына һәм түбәсенә эчке яктан акбур эремәсе сиптереп чыгыгыз. Теплицаның көнчыгыш һәм көньяк өлешләрен тышкы яктан җайланмалар – махсус чыпталар белән каплау, шул якка тиз һәм үрмәләп үсүче үсемлекләр утырту юлы белән дә үсемлекләрне кояшның көйдергеч нурларыннан сакларга була

Гөлназ Җәлилова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев