Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗәтеңне вакытында түләмәсәң, йорт милкеннән колак кагарсың

Алдан хәбәр ителгәнчә, "Мөслим" идарәче компаниясе тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре булган шактый райондашларыбыз судка бирелгән иде. Суд приставлары тарафыннан ел башыннан алып 50 фатир хуҗасына карата производство эше ачылган.

11 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, 32 кешенең әҗәте тулаем капланган, ягъни 294 мең сум бурыч түләнеп беткән. Калган әҗәтлеләр буенча эш дәвам итә. 10 июнь көнне суд приставлары янәдән рейдка чыкты. Нәтиҗәдә, ике әҗәтленең милкенә арест салынды, бер фатир хуҗасына требование кәгазе тапшырылды. Суд приставларыннан качып йөрүче бер райондашыбызның автотранспортына тыелу тамгасы салында. Димәк, әлеге милкен фатир хуҗасы сата да, башка кеше исеменә күчерә дә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев