Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телевизор карарга яратучыларга

Цифрлы эфир телевидениесе  тапшырулары (ЦЭТВ) тормышыбызга ныклап керде һәм әкренләп аналог телевидениесен кысрыклап чыгара.

Цифрлы эфир телевидениесе  тапшырулары (ЦЭТВ) тормышыбызга ныклап керде һәм әкренләп аналог телевидениесен кысрыклап чыгара. Хәзер авыл халкы да, шәһәрдә яшәүчеләр кебек үк, РТРС-1 пакетының (1 канал, Россия 1, Матч, НТВ, Пятый, ОТР, ТВЦ, Карусель, Россия 24, Россия культура, шулай ук “Радио Россия+ГТРК Татарстан”, “Маяк”, “ВестиFM” радиоканаллаларын), РТРС-2 пакетының (Рен ТВ, СПАС, СТС, Домашний, ТВ3, Пятница, Звезда, Мир, ТНТ, Муз ТВ) 20 гомумроссия мәҗбүри гомуми кулланыштагы телеканалларының сигналларын бушлай кабул итә алачак. Хәзерге вакытта РТРС-1 пакетын республика халкының – 99,3 проценты, РТРС-2 пакетын 81,5 проценты карый ала. Барлык каналлар да – бушлай.

2019 елның башыннан федераль каналларның аналог тапшыруларына алмашка цифрлы телевидение киләчәк. Яңа елга кадәр эфир “цифр”ын кабул итәрлек приставкалар һәм телевизорлар алмаган россиялеләр өчен аналог тапшыруларын сүндерү 2019 нчы елның 14-15 гыйнварына кадәр озайтыла.

2018 елның июненнән аналог телесигналына “А” хәрефе куела. Ул 1 канал”, Россия 1, НТВ, Пятый, Рен ТВ, СТС каналларының аналог версияләре логотибы янына куела. Экранда “А” хәрефе тору тапшыруларны иске аналог телевизордан яисә яңадан, әмма аның цифрлы сигналны кабул итү режимына күчерелмәвен аңлата.

Бүген барлык яңа телевизорлар аналог һәм цифрлы сигналларны да кабул итә ала. Иске телевизорда цифрлы телевидениене кабул итү өчен DVB-Т2 стандартындагы цифр приставкасы кирәк булачак. Антенна шуңа тоташтырыла. Бу приставка ярдәмендә ике пакетны да карап булачак. Бер приставканың  бәясе 800 сумнан башлана.

Республикада яшәүче һәркем үзен цифрлы телевидение белән тәэмин итә ала. Кушылу процессы бик гади. Сез барлык тапшыручы станцияләрне, аларның эшләү зонасын, шулай ук карта. Ртрс.рф сайтында приставка сатып алырга мөмкин кибетләрне карый аласыз. rtrs.ru, Смотрицифру.рф сайтларында “цифр”га күчү турында тәфсилләп аңлатылган, шулай ук төзексезлекләрне бетерү турында видеоинструкция урнаштырылган.

Республиканың радиотелевизион тапшырулар үзәге цифрлы телевидениегә күчү өчен нинди җиһазлар кирәклеге, аларны көйләү һәм җитешсезлекләрне ничек бетерү турында тулы мәгълүмат бирергә әзер. Моның өчен 8 800 220-20-20 бушлай федераль номерына, (843) 2000-528 номеры буенча консультация ярдәме үзәгенә шалтыратырга яисә tatarstan@rtrn.ru электрон адресына язарга кирәк.

ТР радиотелевизион тапшырулар үзәге.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X