Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телефоның сөйләгәнне тыңла

Хәзер Россия Пенсия фондының рәсми сайтында басылучы барлык материалларны укып кына түгел, ә тыңлап та була, дип хәбәр итә Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте. Бу начар күрүчеләр өчен генә түгел, ә текстны экраннан начар кабул итүчеләр өчен дә уңайлы.

Сайттагы текст “сөйли” башласын өчен “Для слабовидящих” менюсын ачарга кирәк. Моның өчен битнең өстәге өлешендәге “АА”га басарга; текстның сезне кызыксындырган фрагментын билгеләргә; “Воспроизвести” төймәсенә (кара өчпочмак) басарга кирәк. 

Тавыш ассистенты текстны туктатып тору һәм яңабаштан тыңлау мөмкинлеге бирә, шулай ук яңалыклар, мәкаләләр, кыска текстларны “сөйли”, ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Кайбер очракларда компьютердагы браузер яисә антивирус тавыш ассистенты эшен туктатып тора ала. Мондый хәлгә тарымас өчен браузер һәм антивирусны дөрес көйләргә, мәсәлән, Пенсия фонды сайты өчен барлыкка килүче “тәрәзәләр”не блоклауны сүндерергә.

Россия Пенсия фонды сайтындагы сервислар һәм дәүләт хезмәтләре пенсия һәм социаль тәэмин итү турында иң актуаль мәгълүматны бирә, ди клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев