Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телефоннан сөйләшмә!

“Мобильник” опе­рациясе 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

3 августтан республика буенча “Мобильник” оператив-профилактик операциясе старт алды.

“Машинада яки башка транс­портта руль артында телефоннан сөйләшеп баручылар еш очрый. Бу – юл-транспорт һәлакәтләренә китерүче сәбәпләрнең берсе. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, транс­порт белән идарә иткәндә маши­на йөртүчегә кул белән тотмый­ча гына сөйләшү мөмкинлеге бирүче техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефон­нан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә РФ Административ хо­кук бозулар турында кодексның 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум административ штраф салы­на”, – дип хәбәр итә районның ДАИ инспекторлары. “Мобильник” опе­рациясе 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X