Мөслим-информ

Телефон карагын – төрмәгә!

Кечкенәдән кулы «кәкре» булганнар үсә төшкәч тә үзгәрми. Караклык белән кәсеп күргәннәр моннан тәм табып яши, күрәсең...

Кечкенәдән теләгән әйберен киеп, ашыйсы килгәнен ашап үскән Зөлфәт, үскәч тә, дөньяның “кендеге” булып яшәвен дәвам итте. Ялгызы аякка бастырган әнисенә авыз тутырып рәхмәт әйтә белмәсә дә, беркайчан да авыр сүзе белән рәнҗетмәде. 
 

... Әтисе вафат булганда Зөлфәткә биш яшь була. Бердәнбер улының балачагы бәхетле булсын өчен әни кеше берничә җирдә хезмәт куя. Башкалар янында Зөлфәтнең киеме дә аерылып тора, ашавы да байларча була. Егет, югары белем алырга теләмичә, район үзәгендәге көллияттә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә дә үз көенә яши башлый. Туганы белән сөйләшеп, әнисе аңа яхшы гына эш урыны да табып бирә. Ана, буй җиткән улына сокланып, сөенеп: “Менә бит! Үстергәндә “артык нык иркәлисең, Сәлимә!” дип орышкан булдылар. Зөлфәтем бик акыллы егет булып үсте. Тиздән өйләнер, оныклар сөярмен”,– дип, татлы хыялларга бирелергә ярата. 
 

Әллә әнисенең күзе тиде, әллә дуслары шундый туры килде, Зөлфәт үзгәрде. Җиңел акча эшләү кәсебенә кереп китте. Завод түләгән акчага гына канәгать түгел иде ул. Урлау, башкаларны алдау юлы белән баерга уйлаган Зөлфәт беренче мәртәбә кибеттән казылык, аннары вак-төяк эш кораллары урлады. Кылган гамәлләренең җәзасыз калуын аңлаган егет урлашуын дәвам итте. “Кәрәзле телефоннардан табыш зур булырга тиеш”, – дип фикер йөртте Зөлфәт һәм уйларын чынга да ашырды... 
– РФ Җинаятьләр кодексының 18 маддәсе 1 бүлеге нигезендә Зөлфәт Закиров гамәлләрендә җинаятьләр рецидивы бар, чөнки ул элек тә аңлы рәвештә аеруча авыр җинаять кылган өчен хөкем ителгән. Суд җинаятьләр рецидивын хөкем ителүче өчен җәзаны катгыйландыручы хәл итеп таный. Кылынган җинаятьнең иҗтимагый куркынычын һәм характерын исәпкә алып, суд кылган җинаятьнең категориясен үзгәртү өчен нигез тапмады. РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсенең 2 бүлеге санкциясендә каралган җәзаның башка төрен кулланып, Закировны иректән мәхрүм итеп кенә төзәтеп булачак, дигән нәтиҗәгә килде... З. Закировны РФ Җинаятьләр кодексының 58 маддәсе 1 бүлегенең “в” пункты нигезендә катгый режимлы төзәтү колониясенә билгеләргә... 

 

Залда утырган әнисе генә түгел, Зөлфәт үзе дә сискәнеп куйды. “Телефон карагы”. Иптәшләре аңа шулай дип эндәшәләр иде. Беренче телефонны ул Мөслим урамының Банк урамында олы яшьтәге бер ападан сорап алды. “Телефонымның зарядкасы бетте, танышыма гына шалтыратып алыйм әле!”– дип алган телефонны Зөлфәт хуҗасына кайтармады. Телефон кулына эләгү белән качу ягын карады. 15 мең сумлык телефонны шул ук көнне 5 мең сумга сатып җибәрде. Сатучысы булганда алучысы да табыла икән. Зөлфәткә бу кәсеп ошап китте. Чираттагы телефоннарны да ул урамда “юнәтте”. “Сөйләшеп кенә алыймчы, зинһар!” – дип, мескен кыяфәттә телефон сораган ир-атка әбиләр ышанды, әлбәттә! Телефон карагы кыңгыр гамәлләрен күпчелек тәүлекнең эңгер-меңгер вакытында кылды. Шулкадәр остарып китте ки, телефон эзләп хәтта кеше өенә дә керә башлады. Өлкән яшьтәге берәүнең йортына кереп: “Машинам сүнеп калды, ярдәм чакырырга телефон кирәк иде”, – дип алдашты. Телефонны алу белән качу ягын карады. Ләкин, җир астыннан йөргән елан да бер күренә дигәндәй, Зөлфәтнең кыңгыр гамәлләренә дә нокта куелды. Урлашуның соң дәрәҗәсенә җитеп, дусты белән мунча кергәндә аның телефонын “шудырды”. Акланулар урынсыз. Мунчада алардан башка берәү дә юк! Ялганның йомгак очы шулай сүтелә башлады... 
– Телефон урлаганы өчен җинаять эше кузгатылып, тикшерү эше баруга карамастан, Зөлфәт Закиров дөрес юлга басарга, төзәлергә уйламый. Шушы юнәлеш буенча кыңгыр эшләрен дәвам итә. Соңгы урлашуы өчен гражданин Закировка РФ Җинаятьләр кодексының 61 маддәсе 1 бүлегенең “г” пункты нигезендә, кече яшьтәге балалары булуын һәм хөкем ителүченең үз гаебен тануын исәпкә алып, суд йомшаграк җәза бирергә уйлаган иде. Ләкин Закиров кылганнарыннан сабак алмады. Мондый затларны каты режимлы төрмә генә үзгәртә һәм төзәтә ала. 
Хөкемдар Зөлфәтнең йөзендә үкенү билгеләрен күрергә теләсә дә, гаепләнүченең кылган гамәлләре өчен борчылуы сизелмәде. Ул, судан коры чыгасына өметләнеп, тантана итеп утыра иде кебек. Телефоннар урлавын башта танымаса да, ахыр чиктә “Имин шәһәр” программасы буенча урамнарда һәм оешма-предприятиеләрдә куелган күзәтү камералары аның кем булуына ачыклык кертте. 
–Мөслимдә җәмәгатьчелеккә каршы тормыш алып баручы, даими керем чыганагы булмаган һәм вак урлашулар белән сәүдә итүче затларны хөкем итү һәм иректән мәхрүм итү урыннарына озату караклык очракларын киметергә ярдәм итәчәк. 1995 елгы Зөлфәт Закиров сак астына алынганчы биш кәрәзле телефон урлаган! Закиров иректә кала һәм, профилактик чараларга карамастан, җинаять кылуын дәвам итә. Иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрү генә бу җинаять чылбырына нокта куя алачак. Закировны суд залыннан ук конвой белән алып китәргә һәм ике елга каты режимлы колониягә озатырга... 
Ике елдан соң Зөлфәт туган авылына кем булып кайтыр? Кылган гамәлләренә үкенеп, яңача тормыш башлармы? Әллә кыңгыр эшләрен дәвам итәрме? Монысын тормыш күрсәтер. Тик ике ел дәвамында Мөслим тагын бер карактан арынып, җиңел сулап яшәр. 

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Лилия Шәймиева.

Фото -  Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: