Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телебезне саклыйк!

Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим вәкиллеге ассамблея советы карары нигезендә 2017нче елның 15 гыйнварыннан эшли. Аны Рушат Солтанов җитәкли. Вәкиллекнең эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт, булган яңалыклар, проблемалар – әңгәмәбез шул хакта.

– Рушат Җәүдәтович, Мөслимдә вәкиллек нинди максат белән оештырылды?
– Җирлегебез төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Район башлыгы инициативасы белән вәкиллек халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, традицияләрен торгызуга ярдәм итү йөзеннән булдырылды. Рус, татар, мари, әрмән, керәшен халыкларының милли берләшмәләре бик матур гына эшли. Берләшмә җитәкчеләре, активистлары һәрвакыт проблемаларны уртага салып сөйләшә, фикер алыша. 
– Вәкиллекнең ел дәвамында башкарылган эшләренә хисап тоту кирәкме?
– Әлбәттә, кирәк. Эшчәнлекләре милли мәсьәләләр белән тыгыз элемтәдә булган мәдәният, мәгариф, спорт һәм яшьләр бүлеге оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары утырышларда да актив катнаша. Район миграция пункты җитәкчесе хәбәр итүенчә, узган ел мигрантлар арасында хокук бозулар булмаган. Экстремистик һәм террорчылык фактлары теркәлмәгән. Бу – бик сөенечле хәл, дияр идем. Чөнки татулык, үзара аңлашып яшәү булган җирдә конфликтларга урын калмый.
– Җирлегебездәге күпмилләтле халыкның элек-электән бер-берсе белән дус һәм тату яшәвенең сере нәрсәдә?
– Чит илләрдән килеп, әрмән, азәрбайҗан халыклары бездә эш һәм яшәү урыннары таба. Чит җирләрдә гомер кичерсәләр дә, башка милләт вәкилләре үз телләреннән, үз диннәреннән ваз кичмиләр, бәйрәмнәрен матур итеп үткәреп, үзләренә хас традицияләрне саклап яши белүләре белән дә үрнәк. Кеше үзенең телен, үз халкының традицияләрен кадерләп, барлап яшәгәндә генә милләт буларак сакланып кала алачак. 
– Ассамблея эшчәнлеген башлап җибәргәндә проблемалар булдымы?
– Бер генә башлангыч та җиңел бирелми. Ләкин җирлегебездә эшләп килгән милли берләшмәләр үзләренә беркетелгән миссияне ачык беләләр. Телне кечкенәдән сакларга кирәк! Рус, татар, мари, әрмән милли берләшмәләрен җитәкләүчеләр моны үз халыкларына да аңлатып яшиләр. Татар кешесе шәһәр җиренә киткәч үз телендә сөйләшүдән кыенсынып тормаска тиеш. Безнең җирлектә яшәүче башка милләт халыклары бер дә үз телләреннән оялып, татар телендә вата-җимерә сөйләшми бит. Үз телең – үз илең бит ул! Күп телләрне белү, чит телләрдә аралаша белү бик яхшы, ләкин газиз туган телең барысыннан да өстен булырга тиеш.
– Димәк, вәкиллек җирлегебездә яшәүчеләрнең милләт буларак сакланып калуына, милләтара татулыкны тагын да ныгытуга юнәлдерелгән эш алып бара?
– Әйе, бүгенге көндә районда 20дән артык милләт вәкиле яши. Соңгы елларда төрекмәннәр, азәрбайҗаннар, әрмәннәр безнең җирлекне үз итте. Һәр халыкның үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары бар. Рус халкында – Май чабу, Пасха, Раштуа, мариларда Семык бәйрәмнәре зурлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнәрдә башка милләт халыклары да бик теләп катнаша. Бәйрәмнәр безне берләштерә. Киләчәктә дә һәркем үз динен, үз телен, үзенең гореф-гадәтләрен саклап яшәсен иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев