Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техникумның беренче карлыгачлары

Мөслим политехника технику­мында чыгарылыш кичәсе үтте. Чарага “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары җитәкчеләре, “Ав­густ-Агро” җәмгыяте, Үрәзмәт сөтчелек комплексы вәкилләре килгән иде.

– Бүгенге чыгарылыш кичәсе безнең өчен аеруча кадерле, истәлекле. Уку йортының рәсми төстә техникум ста­тусы алганнан соң беренче чыгары­лышы бу. Егет-кызларыбызга үзләре теләгән уку йортларында белем алыр­га, күңелләре яткан эштә хезмәт куяр­га язсын! Алда – озын юл, ул сикәлтәсез булсын иде! – диде техникум директо­ры Илнар Миргалимов, укучыларны тәбрикләп.

– Быел техникум тәмамлаган 51 укучының 24е тракторчы-машинист һөнәренә ия. Авыл хуҗалыгына яңа кадрлар килә, дигән сүз. Егетләребез инде бүгеннән басу-кырларда эшләргә әзер, практика вакытында эшкә өйрәнеп, һөнәрләренең барлык нечкәлекләренә төшенделәр. Уналты укучы пешекче-кондитер белгечле­ге үзләштерде. Пешекчеләргә ихтыяҗ көннән-көн арта. Ә безнең пешекчеләр арасында үзләрен WorldSkills кебек зур бәйгеләрдә сынарга өлгергәннәре бар. Рус Шуган авылыннан Олег Васильев – шундыйлардан. Бүген ул армия саф­ларында хезмәт итә. Айбар Хамматов 2019 елда WorldSkills бәйгесендә эретеп ябыштыру эше буенча республикада икенче урын алган иде, – ди техникум директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Разил Ханов.

Киләсе уку елында техникум­га 75 укучы килер дип көтелә. Аларның 25е – автомеханик, тагын 25е – авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, калганнары пешек­че-кондитер һөнәрен сайлаган.

Яңа уку елында техникумда та­гын өч төркем ачылачак. Аларның берсе – пешекче-кондитер эше. Бу төркемдә укучылар 3 ел да 10 ай укы­ячак. Автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү белгечлеге буен­ча уку вакыты – 2 ел һәм 10 ай. Өченче төркем авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ре­монтлау белгечлеге буенча туплана­чак. Бу төркемдә укучыларга 3 ел да 10 айдан соң техник-механик белгечле­ге биреләчәк.

Техникумда кичке укулар да бар. Теләге булганнарга В, С, Е категорияләре буенча машина йөртүче, эретеп ябыштыручы, тракторчы-маши­нист белгечлекләре алырга була.

Техникум укучыларны 9 сыйныф­тан соң кабул итә. Егет-кызларны инде эшле дип тә әйтергә буладыр. Егетләрнең күбесе практика узган оешма-предприятиеләргә эшкә урнаша. “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Август-Мөслим” агрофирмасы да уку­чыларны эшкә көтә. Егет-кызларның, туган җиребездә калып, кече ватан­нарына хезмәт итүләре – җирлегебез үсешенә саллы өлеш!

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама