Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техникумда чыгарылыш

Бүген “Кояшлы Ык”ның кече амфитеатрында Мөслим политехник техникумының чыгырылыш кичәсе булды.

Гадәттә мондый кичә техникум бинасында була иде, быел ул беренче тапкыр ачык һавада, табигать кочагында оештырылды. Бәйрәмне район үзешчәннәре чыгышлары бизәде.

Техникумны быел 54 укучы тәмамлады. Шуның икесендә – кызыл диплом. Уку йорты тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы белгечлекләре бирә. Техникумнан соң югары уку йортына керергә теләк белдерүчеләр бар. Яшь белгечләрне район оешма-предприятиеләрендә дә көтәләр.

“Сез дөрес юл сайладыгыз, бик кирәкле һөнәрләр үзләштердегез, чөнки илдә эшче куллар җитми. Тормышта үз урыныгызны, үз юлыгызны табарсыз, дип ышанам. Белемегезне камилләштереп, лаеклы һөнәр ияләре булып, яңа үрләр яулагыз”, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, чыгарылыш студентларын котлап.

Ләйсән Сабирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X