Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техника белән бер бөтен

Яңа Усы авылының тәҗрибәле механизаторы Владимир Тазов улы Максимда туган җирнең кара туфрагына, уңдырышлы иген басуларына мәхәббәтне кечкенәдән уята алган.

Әтисе белән комбайнга утырып йөрүләрен әле дә сагынып искә ала Максим: 
– Мәрхүм әтием һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән кеше иде. Аның янында уралып йөреп, техника серләренә, нечкәлекләренә төшендем. Соңрак комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Һәм шуны аңладым: бу һөнәр, бу басу-кырлар минеке икән! Җанга тынычлык шаулап үскән иген кырларында иңә икән бит! 
Түбән Новгород шәһәрендә армия хезмәтен үтеп кайткач, Максим Мөслимдәге һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын 2009 елда “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында башлый. Биредә тугыз ел тырыш хезмәт куя ул. Әле тәҗрибә туплап кына килүенә карамастан, чәчүдә дә, урып-җыюда да аңа тиңнәр булмый. 2017 елда ул “Кыр батыры” дигән мактаулы исемгә лаек була. 2018 елдан Максим “Намус” агрофирмасында эшли башлый. Быел ул “Джондир” тракторы базасындагы “Хорш Пронто” агрегаты белән 1455 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарган. Югары җитештерүчән эшләүче агрегатны беренче тапкыр иярләвенә карамастан, яхшы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән. 
– Максим иртә яздан көзгә кадәр иң җаваплы эшләр башкара. Һәр чәчү алдыннан техникасын җентекләп әзерли, техник карауны да үз вакытында үткәрә. Уңган тракторчының алтын кулларында һәрчак ут уйный, ә нәтиҗәләр куанырлык – смена нормаларын һәрчак арттырып үти ул. Барысына да авыл хезмәтенә мәхәббәт, техниканы аңлавы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы аркасында ирешә Максим, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов. 
– Хезмәтеңнең нәтиҗәсе булсын өчен, беренче чиратта, техниканы биш бармагың кебек белү, сакчыл карау таләп ителә. Техниканы яратмасаң, аңа утырып та тору кирәк түгелдер. Трактор яки комбайн руле артына утырырга уйлаган кеше бу хакта онытмасын иде, – ди Максим. 
Ә үзе, авыл хуҗалыгы техникасының бик күп төрләрендә эшләп, тәҗрибә туплый, камилләшә егет. Беренче елларда “Нива”, “Дон-1500”, “Акрос” комбайннарын иярләсә, хәзер инде аңа ышанып чит ил техникасын тапшыралар. 
– Максим белән чиксез горурланабыз. Яшь кенә булса да, бик җаваплы, ышанычлы, тәртипле, ярдәмчел кеше, – ди аның турында иптәшләре. 
Сүзләренең хаклыгын Максимның күрсәткечләре дә раслый. Эш нәтиҗәләренә генә күз салыйк: чәчү булсынмы, урып-җыюмы – ул һәрвакыт беренче рәтләрдә. Тыйнак егетнең үҗәтләнеп эшләве мактауга лаек! Узган ел ул “ROPA euro-Maus 4” комбайны белән 95 мең тонна шикәр чөгендере төяп озаткан. Максимның тырыш хезмәте “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының һәм “Намус” агрофирмасының Рәхмәт хатлары, премияләр белән бәяләнгән. 
Авылларның киләчәге – Максим кебек фидакарьләр кулында. Тормыш иптәше Илфира белән Катмыш авылында гомер кичерә уңган механизатор, ике бала үстерәләр. Уллары Данил да әнә: “Үскәч әтием кебек зур машинада йөрим, әти кебек механизатор булам”, – ди. Игенчелектә Тазовларның гаилә династиясе әнә шулай дәвамлы булыр, шәт. 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Автор фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев