Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техник регламент яңартылды

12 гыйнвардан сөт продукциясен маркировкалауның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде.

12 гыйнвардан сөт продукциясен маркировкалауның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Составында үсемлек мае булган сөт продукциясе җитештерүчеләр өчен маркировкалау кагыйдәләрендәге үзгәрешләргә әзерләнү срогы узды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзер мондый продуктларның исемнәреннән аларда сөт маен алыштыра торган майлар кушылганлыгы аңлашылып торырга тиеш. Исемдә "сөт маен алыштыра торган майлар кушылып, сөттән әзерләнгән продукт" дигән сүзләр, шулай ук аларны җитештерү технологияләре турында мәгълүмат булырга тиеш.

Мәсәлән, элек “сыр” дип кенә язылырга тиеш булган продукт исемендә хәзер «сөт маен алыштыра торган майлар кушылып, сыр технологиясе буенча сөттән әзерләнгән продукт» дип язылачак.

Яңартылган техник регламентта сөт маен алыштыра торган майлар кушылган продуктлар өчен язу зурлыклары нинди булырга тиешлеге дә күрсәтелгән. Продукцияне җитештерү технологиясе турында мәгълүмат шрифты 2,5 мм дан кечерәк булмаска тиеш. "Үсемлек майлары кушылган" дигән катгый язу булырга тиеш, аның шрифты 3 мм дан да кечерәк була алмый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуңа игътибар итәргә куша, бу ике язу да төргәкнең яки этикетканың алгы ягында язылырга һәм аерылып торырга (контраст булырга), ягъни җиңел укылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев