Мөслим-информ

Техника ремонты: кайда нинди күрсәткечләр?

Район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә, язгы кыр эшләренә техника ремонтлау эше дәвам итә. "Туган як" агрофирмасында чәчкеч һәм тырма ремонты төгәлләнеп килә. Шулай ук, Яр Чаллы шәһәрендә комбайннар ремонтлау эше дә үз югарылыгында оештырылган. "Органик групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында, тракторларның двигательләрен ремонтлау эше башланган. Шулай ук чәчкечләр һәм тырмалар...

Район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә, язгы кыр эшләренә техника ремонтлау эше дәвам итә. "Туган як" агрофирмасында чәчкеч һәм тырма ремонты төгәлләнеп килә. Шулай ук, Яр Чаллы шәһәрендә комбайннар ремонтлау эше дә үз югарылыгында оештырылган. "Органик групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында, тракторларның двигательләрен ремонтлау эше башланган. Шулай ук чәчкечләр һәм тырмалар ремонтлау да дәвам итә. "Исламов" крестьян фермер хуҗалыгында тракторлар яхшы әзерлекле хәлдә. Хуҗалыкта, чәчү комплексларын яңадан үзгәртеп кору эшләре башкарылган. "Әюпов" фермер хуҗалыгында тырма ремонты тәмамланган, культиватор һәм чәчкечләрне төзекләндерү дәвам итә. "Авзалов" фермер хуҗалыгында да тракторлар белән проблема юк. Тырма һәм чәчкеч ремонты дәвам итә, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: