Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техника бер сәгать эшләмәс борын ватылса нишләргә

Кулланучылар хокукларын яклау бүгенге көннең мөһим принципларыннан берсе. Халыкара кулланучылар оешмалары Федерациясе - Consumers International (CI) - Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненең тематикасын билгели. 2017 елда CI төп игътибарны кулланучылар хокукларын электрон коммерция өлкәсендә яклауга юнәлтергә, "Цифрлы чорда кулланучылар хокукы" девизы астында эшләргә чакырды. Бүгенге көндә интернет мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә көнкүреш товарлары...

Мөслимлеләр дә интернеттан товарларны бик яратып сатып алалар. Сатып алу ассортименты - өс һәм аяк киемнәре, уенчыклар, бизәнү әйберләре, сумкалар, китаплар, ашамлыклар, йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы, телефоннар һәм күптөрле гаджетлар. Почта аша яки курьер китергән товарда брак чыга, киемнәрдә таплар булуы ачыклана, аяк киеме беренче киюдә үк тарала, техника бер сәгать эшләмәс борын ватыла -бу очракта нишләргә? Интернеттан товар сатып алучы хокуклары бозылганда кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

Бу һәм башка сорауларга җавапны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегендә алырга була: Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт; Email: nazif.gizetdinov@tatar.ru Тел.: 2-35-05.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев