Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тегермәнлектә культура һәм мәгариф

Заманында Тегермәнлек авылының үз мәчете, мәктәбе, клубы була. Хәзерге вакытта Мәүлиев Әмирҗан абыйлар белән Әхмәтшин Равил абыйлар арасындагы бушлык – элеккеге мәчет урыны. Тегермәнлек мәчетенең дә манарасын 1935-37 елларда кисәләр. Гыйзетдинов Габдулла абый әйтүенчә, авыл кешеләре риза булмагач, башка авылдан кешеләр китертеп кистерәләр мәчет манарасын. Мәчет бинасы мәктәпкә бирелә.

Тегермәнлек клубы Баев Әнвәр абый һәм Фәрхетдинов Мөнир абыйлар арасындагы бушлыкта урнашкан була. Сугышка кадәр авылда яшьләр күп була, клуб гөрләп тора. Яшьләр бәйрәм саен концерт-спектакльләр куялар, “җанлы газеталар” белән халык алдында чыгыш ясыйлар, “вечерлар” гөрли, кинофильмнар күрсәтелә (тавышсыз кино). Әле сугыштан соң да клуб эшләвен дәвам итә. Бары тик “Чишмәле” колхозы “Ык буе” колхозына кушылгач кына (1951 ел), клуб эшләүдән туктый.

 

Тегегремәнлек мәгърифәтчеләре
Тегермәнлек мәгърифәтчеләре турында сөйләүне ерактанрак башлыйк әле. ХV гасыр урталарында Казанда шактый дәрәҗәле урын биләгән дворян Соймон (Сөләйман булырга да мөмкин) яшәгән. Иван Грозный, Казан ханлыгын яулап алгач, чукынырга теләмәгән сәяси ышанычсыз затларны сөргенгә сөрә. Алар сафында Соймон баба да була. Аны Нократка җибәрәләр. Сөргеннән котылу өчен аңа шарт куялар: я чукынасың һәм Мәскәүгә хезмәткә күчәсең, чукынмасаң, дворян хокукыннан ваз кичәсең. Соймон баба икенче юлны сайлый – диненә хыянәт итми, дворян титулыннан ваз кичә. Сөргеннән котылгач, элеккеге Красный Бор районы территориясенә кергән Рысь авылына килеп, мулла булып урнаша. Анда Соймон – Усай – Тукай буыннарының яшәве билгеле. Шуларның Тукай дигәне безнең районның Тамьян авылына мулла булып килә. Аның улы Габеш соңрак Тегермәнлектә мулла була.  Габеш улы Габбас, Габбас улы Шаһимәрдән, Шаһимәрдән улы Фәхразый – болар барысы да муллалык иткәннәр. Фәхразый 1917 елга кадәр Тегермәнлектә мулла була, диелә (Ә. Әхмәтгалиев, “Мөслим төбәге”, 2003, 180 бит).
Фәхразый яңа власть урнашканнан соң, муллалыктан читләштерелә. Аның алты баласы – дүрт улы, ике кызы була. Уллары – Локман, Габдулла, Муллахмәт, Әхәт, Мулләхмәт Тегермәнлектә беренче мәктәп ачучылардан була. “Моңарчы беркайда да укымаган төрле яшьләрдәге 40тан артык баланы, бер йортка җыйнап, укыта башлый ул. Аннары аның Үрәзмәт-Чишмә авылында эшләве билгеле”. (Ә. Әхмәтгалиев, “Мөслим төбәге”, 2003, 180-181 битләр). Бу нәсел, җиденче буын башында торучы Соймон баба исемен саклап, Сайманов (бәлки Соймонов) фамилиясе белән йөргән булырга охшаган. Тегермәнлек авылында туып-үскән укытучы Сәлимә апа Уразманова үзенең истәлекләрендә беренче укытучысы дип Сайманов Фәхразый мулла улы Муллахмәт абыйны атый. Сәлимә апа 1928 елда Тегермәнлек башлангыч мәктәбенә укырга керә. Димәк, бу елларда Муллахмәт Сайманов туган авылында эшләгән әле. Минем биатай да укытучысының мулла абзый улы булуы турында әйтә иде. Тегермәнлектә совет мәктәбенең кайчан ачылуы турында төгәл мәгълүмат сакланмаган. Әмма революциядән соң, егерменче елларда икәне аңлашыла. Фәхразый мулланың Габдулла, Локман, Әхәт исемле уллары да совет властен төзүдә актив катнашалар, дәүләт оешмаларында эшлиләр. Кайсы репрессия корбаны була, кайсы Бөек Ватан сугышында һәлак була. 
Әхмәтгата мулла
Авылда озак еллар муллалык иткән, хәзерге вакытта да халык телендә Гата мулла дип хөрмәт белән искә алынучы Әхмәтгата Әхмәтсафа улы 1876 елда Тегермәнлек авылында туган. Әтисе Әхмәтсафа – Тегермәнлекнең ныклы, хәлле тормышлы кешесе, үзе балта остасы да. Бик көчле кеше булган, диләр. Тамырланып торган юан агачларны кочагы белән тартып чыгара торган булган. Ашыт мәдрәсәсенә барып, дин гыйлеме өйрәнеп йөрүе дә билгеле. Улы Әхмәтгатаны да укытырга тырыша. Әхмәтгата заманының иң алдынгы, көчле мәдрәсәсе булган “Мөхәммәдия”не тәмамлаган. Коръәнне бик яхшы белгән, гарәп, фарсы, төрек, рус телләрен өйрәнгән, бу телләрдә иркен аралашкан. Рус телен белүе аркасында булса кирәк, волость үзәге Мәлләтамакта судья булып та эшли.
Революциядән соң, продразверстка елларында, Әхмәтсафа гаиләсе бик нык талана. Утызынчы елларда кабат эзәрлекләнәләр. Әхмәтгатаны, үзе теләсә дә, колхозга алмый җәфалыйлар, хәтта юк гаебен бар итеп, Минзәлә төрмәсенә алып китәләр. Бераздан, гаепсез табып, азат итәләр... Колхозга алгач, кире чыгаралар. Мулла бабай төшенкелеккә бирелми, аякка басарга, кабат егылмаска тырыша. Умарталарын кабат тергезә, авылга бер алма бакчасы булдыра. Алма бакчасында башка төрле җиләк-җимеш куаклары да үстерә. Хуш исле кавыннары белән оныкларын, күрше-тирә балаларын сыйлый торган булган.
Әхмәтгата бабайның карчыгы Бибизәйнәп тә искиткеч уңган, тырыш, һөнәрле булган. Тегү теккән, чиккән, аш-суга бик оста булган, хәтта сабын ясый белгән. Ул – Имән авылыннан (хәзер Сарман районына керә). Әтисе Габделбәдыйк мулла, бик гыйлем кеше булган. Бервакыт хаҗ сәфәренә җыена ул. Яшь хатын исә шундый шарт куя:
– Кызың Бибизәйнәпне, үзең киткәнче, кияүгә бирәсең! Син кайтканчы, мин аны саклап тора алмыйм!
Элек хаҗ сәфәрләре берничә айга, хәтта елга сузылган. Беркөнне Габделбәдыйк йомыш белән Нөркәй базарына китә, бер танышын очрата. Хәл-әхвәл сорашу башлана.
– Нишләп бик борчулы күренәсең әле, туган? – ди танышы.
– Менә хаҗга барырга җыена идем дә, карчык җибәрми, “кызыңны урнаштырып кит”, ди. Хәзер генә кияү булырдай кешене каян табасың?! – ди тегесе, аптырап.
– Әнә, күрәсеңме, Тегермәнлекнең Әхмәтсафа дигән бик ару тормышлы кешесе әле күптән түгел генә мәдрәсә тәмамлап кайткан улы Әхмәтгата белән басып тора. Әйдә әле, шулар янына барыйк! – дип, танышы аны булачак кияү янына алып китә...
Озакламый кызны ярәшеп тә куялар. Әхматгата тройка атлар белән килеп ала кызны. Бибизәйнәпкә бу вакытта 16 яшь кенә була. Кызын ышанычлы кулларга тапшыргач, Габделбәдыйк тыныч күңел белән хаҗ сәфәренә кузгала. Әтисе киткәч, Бибизәйнәп күк капусы ачылганын күрә. “Әтекәем хаҗдан исән-сау әйләнеп кайтсын иде!” дип, бердәнбер теләк тели. Кызының теләге кабул була: Габделбәдыйк берничә айдан өенә исән-сау кайтып керә.
Әхмәтгата белән Бибизәйнәпнең унөч баласы була. Әхмәтгата мулла, 88 яшькә җитеп, 1964 нче елның 6 мартында Тегермәнлек авылында улы Хәмзә гаиләсендә бакыйлыкка күчә. Бибизәйнәп апа 78 яшендә Катмыш авылында яшәүче кызы Мөнирә кулында вафат була. Бүгенге көндә Әхмәтгата бабай нигезендә Мөхәммәтдин абый Бакиев гаиләсе яши.
Дәвамчылар
Шушы гаилә балалары, оныклары турында берничә сүз. Әхмәтгата бабайның балалары арасында иң озын гомерлесе Мөнирә була (1911-2012). Ул, бу фани дөньяның  бик күп авырлыкларын күреп, кызы Мәзкүрә һәм кияве Марс гаиләсендә 29 ел кадер-хөрмәттә яшәп, 101 яшендә Мәлләтамак авылында вафат була. Мәзкүрә апа озак еллар Мәлләтамак урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан укытты. Балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә бөтен көчен биреп эшләде. Бүгенге көндә – авылның хөрмәтле абыстае. 2014 елда Әхматгата бабайның оныгы –  Сәкинә (Хәмзә кызы) белән бергәләп хаҗга баралар. 2017 елда мулла бабайның оныгы – Сәкинәнең улы Илгиз дә хаҗ сәфәрендә була. Димәк, карт бабалары Габделбәдыйк башлаган хаҗ сәфәре әле дә дәвам итә. Эшмәкәр Зиннуров Илгиз Илгизәр улы – Түбән Табын авылы мәчете төзелешенең төп иганәчесе дә.
Орденлы доктор
Ф. Баһаутдиновның “Мөслим балалары” китабында Назыйф Мирзаһит улы Гатин турында “Иң зур бүләк” дигән язма бар (121-124 битләр). Н. Гатин (Гата бабасының исемен фамилия итеп ала) – Әхмәтгата бабайның оныгы, сугышта хәбәрсез югалган Мирзаһитның улы. 1933 елда Тегермәнлек авылында туган. 1941 елда әтисе сугышка киткәндә малайга 8 яшьләр тирәсе була. Зиһенле малай, Түбән Табын җидееллык һәм Мөслим урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Уфа медицина институтын кызыл дипломга тәмамлый. Хирург Назыйф хезмәт юлын Башкортостанның Балтач район больницасында башлый. 36 ел дәвамында Туймазы шәһәре больницасының хирургия бүлеген җитәкли. Башкортостанның атказанган табибы, “Почет билгесе” һәм Ленин орденнары кавалеры ул! Гатиннар һәммәсе дә табиблар: хатыны Фәния ханым, улы, кызы һәм оныклары! Н. Гатин үз гомерендә 15 000 чамасы операция ясаган! 
Бу язмалар Әхмәтгата бабайның оныгы (Мөнирәсенең кызы) лаеклы ялдагы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мәзкүрә апа Садыйкова биргән мәгълүматлар һәм хикәяләүләргә, шулай ук Ф. Баһаветдиновның “Мөслим балалары” китабындагы “Иң зур бүләк“  язмасына нигезләнде.

Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. 
Тегермәнлек.
Фото – Сәкинә Сафинаның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев