Мөслим-информ

Тегермәнче Иван

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителгәч тә, туган авылым Үрәзмәттә гомер иткән Голубевлар гаиләсе турында язу теләге туды. 

Ул – безнең нәсел. Әниебез яклап бабабыз Голубев Иван Иван улы милләте белән рус кешесе иде. Ул – 1914 елгы, Башкортостанның Берести авылыннан. Аның унике җаннан торган гаиләсе, әле революциягә кадәр үк, бөтен Рәсәй буйлап авылдан авылга эш эзләп йөргән, шул рәвешле тамак туйдырган. Әтисенең тегермәнче булуы аркасында авыр елларда гаилә ачлыктан исән калган. Ахыр чиктә аларның гаиләсе Актаныш районы Байсар авылында төпләнеп калган. Алар шунда су тегермәнендә эшләгән. 
Бабакаем Иван да заманасы өчен ят һөнәр үзләштергән: киномеханик булып, авылдан-авылга кино күрсәтеп йөргән. Әмәкәй, Иске Әлмәт якларына да килеп җиткән. Иван бабакай, велосипедка атланып, Бәкәбез авылыннан кино куеп кайтып килгәндә, Гыйлмиямал әбекәемне очрата. Менә шушы көннән алып, урыс егете белән татар кызы арасында мәхәббәт уты кабына. Алар озак та тормый кавышалар. Элек рус белән татарны кавыштыру булмаган бит ул.
– Әнкәйнең атасы бик каршы булган, яшьләрне өенә дә кертмәгән. Соңрак бабакайлар белән йөрешә башлаганнар анысы. Ләкин әткәй барыбер бик яратмый иде анда барырга, – дип сөйли әнием. 
Бабакайны армиягә киткән җиреннән сугышка алалар. 1943 елда сул кулы яраланып кайта. Ул кулы белән эшләгәндә балта, сәнәк ише эш коралларын бармак арасына кыстырып эшли иде. Фронтовик бабабыз сугыштан соң Үрәзмәт мәктәбендә хәрби хәзерлек фәненнән укыта. Шинель киеп йөри мәктәпкә. 
Двигательне эшләтә белгәч, аны җәйге каникуллар вакытында колхоз тегермәненә эшкә чакыралар. Тегермәндә колхоз һәм хуҗалык малларына фураж тарта. Үрәзмәт халкы бик озак еллар Иван бабабыз тарткан оннан ипи пешереп ашады. Күрше-тирә авылларда да, тегермәннәр корышып, өйрәтеп йөргән ул. Пенсиягә дә тегермәндә эшләгән җиреннән чыкты. 
Бабакай, милләте белән рус булса да, бик матур итеп татарча сөйләште. Авыл халкы да бик яратты үзен. Аны урыс Иван дип түгел, тегермәнче Имаметдин дип кенә йөрделәр. Кешегә ачык булды. Караңгы йөз күрсәтмәде. Без – оныкларын да бик яратты, барыбызга да матур тәрбия бирде бабабыз.
Бабакай татар халык җырларына мөкиббән иде. Бигрәк тә “Сарман”, “Баламишкин” көйләрен моңлы итеп, яратып җырлады. Бәлки нәкъ менә татар җырларына мәхәббәте балаларының туу турындагы таныклыгына милләтләрен “татар” дип яздырырга сәбәп булгандыр да. Балалар дигәннән, алар әбекәй белән биш балага гомер биргәннәр. Аларга, Лиза, Марс, Роза, Рая, Зина дип, нигездә “нейтраль” исемнәр кушканнар. Әнә шулай татар авылында, бер-берсен чит итмичә, мәгълүм шигырьдәгечә, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” гомер итте Голубевлар гаиләсе.

Светлана Шәмсемөхәммәтова. 
Үрәзмәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: