Театр фестивале зур уңыш белән дәвам итә
Яңа Усылыларга күп җылы сүзләр, көчле алкышлар зал тутырып һәм бик озак яңгырады.
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында театр фестивале зур уңыш белән дәвам итә. Кичә Яңа Усы авылы үзешчән театр коллективы Гөлшат Зәйнашеваның "Гайфи бабай өйлән, давай" әсәрен сәхнәләштереп тамашачыга тәкьдим итте. Авыл үзешчәннәре чыгышын район үзәге тамашачысы бик яратып кабул итте. Яңа Усылыларга күп җылы сүзләр, көчле алкышлар зал тутырып һәм бик озак яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев