Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Табын мәктәп-интернатында тоз мәгарәсе бар

Тоз мәгарәләре (медицинада галокамера буларак билгеле) безнең көннәрдә зур популярлык казана. Мондый мәгарәләр тоз белән тулысынча капланган бүлмә, дивар, идән һәм түшәмне үз эченә ала. Һәр кеше бу минералның парларының сулыш органнарына, иммун системасына уңай йогынты ясавын белә.

Беренче ясалма тоз мәгарәсе 1976 елда табиб П.П. Горбенко тарафыннан төзелгән. Галокамераны Солотвино бистәсендә спелеотерапевтик стационарда урнаштырганнар. 90 нчы елларда тоз шахталары киң таралыш алган, ул чорда алар бөтен Россия буенча сәламәтләндерү максатларында кулланыла башлаган.
Тозлы бүлмәдә дәвалануның файдасы анда үзенчәлекле микроклимат булуга бәйле. Шуның өчен андагы температура, дымлылык, ионнар белән баетылу күрсәткечләре катгый тикшерелә. Тозлы мәгарәләрендәге һава тулысынча стерил, шуңа күрә анда бактерияләр һәм башка патоген микроорганизмнар үрчи алмый.
Безнең Мөслим районы Түбән Табын мәктәп-интернатында да тоз мәгарәсе (бүлмәсе) бар. Бүгенге көндә илебездә барган вәзгыятькә бәйле рәвештә, бу тоз мәгарәләренә ихтыяҗ бик зур. Чөнки мәктәбебез укучылары болай да сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар булу сәбәпле, аларны кискен респиратор вируслы чирләрдән саклау өчен укытучы-тәрбиячеләр тарафыннан көн саен, график нигезендә тоз мәгарәсенә кертү оештырыла. Чыннан да, исемнән аңлашылганча, галокамераның төп файдалы үзлеге - һавадагы тозның вак кисәкләре белән тәэмин ителә. Ясалма төзелгән тоз мәгарәләрендә натрий һәм калий хлоридлары кулланалар. Бәлки тозлы мәгарәгә бару бернинди зыян да китермәс. Шулай да бу медицина процедурасы. Шуңа күрә тоз камераларыннан максималь файда алу өчен аны табиб күрсәтмәсе буенча гына кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама