Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Табын интернат мәктәбе укучылары Тукай районында узган олимпиадада җиңде

Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбе укучылары төрле бәйге-ярышларда даими катнашып торалар. 3 февраль көнне дә алар шундый ярышларның берсендә катнаштылар.

Тукай районының Теләнче Тамак авылында узган, мини футбол буенча махсус олимпиадада катнашып, өченче урынга лаек булдылар. Ярышта сигез интернат мәктәп командалары катнашты. Команданың һөҗүмчесе Айдар Хәлимов "Иң яхшы һөҗүм итүче" номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Команданың тренеры- Айрат Хөсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев