Мөслим-информ

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары әфганчылар белән очрашты

Февраль - хәрби-патриотик чараларга бай ай. 14 февраль көнне Түбән Табын сәламәтлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә дә солдат чыныгуы алган ир-егетләр белән очрашу үтте.

Түбән Табын җирлегендә туып-үскән Илшат Нәсифуллин, Айдар Шакиров, Маис Шәрипов һәм Зиннур Галиев армия хезмәтен үткәндә Әфганстан сугышында катнашканнар. Алар балаларга шул утлы еллар турында хәтирәләрен сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә өндәделәр, дип хәбәр итәләр безгә Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: