Мөслим-информ

Түбән Табын авылында шәхси йорттта янгын булган

1 декабрь көнне төнге сәгать бердә Түбән Табын авылының Мәктәп урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Янгынны сүндерүдә ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте, шәхси хуҗалыклардагы техника да җәлеп ителә. Әлеге йортта ике гаилә яшәгән. Янгын сүндерүчеләр залда 21 яшьлек егетнең гәүдәсен табып алалар. Ул - шушы йортта гомер кичергән гаиләнең кияүләре булып чыга. Йортның эче тулысынча янып беткән. Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: