Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Табын авыл җирлеге әле һаман чүплек проблемасы белән көрәшә

1 сентябрь көнне Түбән Табын авыл җирлегендә халык җыены узды. Бу көнне авыл халкы белән район башлыгы ярдәмчесе Рәшит Кирамов очрашты.

Җирлектә хәл ителәсе мәсьәләләрнең берсе - ул юллар проблемасы. Билгеле, Сикия кебек ерак авыллар белән чагыштырма биредә каты юл өслеге бар. Тик авыл кешеләре әйтүенчә, күптән инде урамнарның грейдер белән тигезләнгәне юк. Рәшит Исрафилович үз чыгышында бу мәсьәләне хәл итүгә киләсе елда җыелачак үзарасалым акчаларын кулланырга кирәк диде. Тагын бер мөһим сорау - ул каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү. Түбән Табын авыл җирлеге бүгенге көндә санкцияләнмәгән чүплек урыннарын бетермәгән бердәнбер җирлек, дип санала. Сөйләшү барышында район җитәкчелеге бу сорауга да зур игътибар юнәлтте. "Чүплек урыны ясалыр, дип сорамагыз да. Чиста җирдә яшәргә өйрәнергә вакыт. Көнкүреш калдыгын бары тик чүп машинасына гына чыгарабыз", диде Рәшит Кирамов. Җыенда катнашучыларга алда торган мөһим чара - ТР Президенты сайлаулары турында да мәгълүмат җиткерелде. Авыл халкы шулай ук сайлауга кертелгән җирлек депутатлары исемлеге белән дә танышты. Бу көнне шушындый ук очрашу Ташлыяр авылында да узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев