Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Табын авыл җирлегендә Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы митинг үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Түбән Табын авыл җирлеге 7 авылны берләштерә, җирлек территориясендә Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә салынган 3 обелиск исәпләнә. Түбән Табын авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 874 кеше киткән, аларның 353е сугыш кырларында ятып калганнар. Туган якларына 521 кеше әйләнеп кайткан. Бүген җирлектә 1 сугыш һәм өч дистәгә якын тыл ветераны...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары җирлек өчен аеруча истәлекле. Бу көнне Тугаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә яңа обелиск ачылды. Әлеге тантанада район хакимияте вәкилләре, авыл җирлеге һәм Тугаш авылы халкы катнашты. Бер ай эчендә сафка баскан обелискны "ШАХ" җәмгыяте төзегән. Төзелеш эшендә шулай ук Тугаш авылының башлангыч мәктәбе, мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашкан. Обелискны ачу тантанасында бәйрәм котлауларын район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Ринат Гарипов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Расих Әхтәмов, башлангыч мәктәп укучылары җиткерделәр. Чараны Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рүзәл Хафизов алып барды.

Бәйрәм чаралары Түбән Табын һәм Югары Табын авылларында дәвам итте. Биредәге обелиск янына тыл ветераннары, Әфган һәм Чечен сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары, Түбән Табын мәктәбе укучылары һәм авыл халкы килгән иде. Чара барышында бәйрәм тәбрикләүләре яңгырады. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә веноклар һәм чәчәкләр салынды.

"Күкләр аяз булсын!", "Илләребез тыныч булсын! Чарада катнашкан һәркем шушы теләкләрне теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев