Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада кыз баланы кыйнаган ир-атны тотканнар

Түбән Каманың полиция хезмәткәрләре спорт мәктәбенә бару юлында 12 яшьлек кызны кыйнауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган. Ул шәһәрдә яшәүче 70 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ул үз гаебен тулысынча таныган, ә кызга ташлануын начар кәефтә булуы белән бәйләп аңлаткан. Моңа кадәр аның хокук бозганы булмаган, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә бернинди исәптә дә...

Түбән Каманың полиция хезмәткәрләре спорт мәктәбенә бару юлында 12 яшьлек кызны кыйнауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган. Ул шәһәрдә яшәүче 70 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ул үз гаебен тулысынча таныган, ә кызга ташлануын начар кәефтә булуы белән бәйләп аңлаткан. Моңа кадәр аның хокук бозганы булмаган, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә бернинди исәптә дә тормый.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл 1 мартта булган иде. Түбән Камада бер ир-ат 12 яшьлек кыз баланы кыйный. Әлеге хәл 1 нче номерлы балалар спорт мәктәбе янында, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә була.
РФ Җинаять кодексының 116 нчы маддәсе (кыйнау) буенча җинаять эше кузгатылган. Шикле адәмне сак астына алу мәсьәләсе карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X