Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада җиңел машина белән мотоцикл бәрелешкән

Түбән Камада җиңел машина белән мотоцикл бәрелешкән. Авария Химиклар проспекты 58 нче йорт каршында булган. Бу хакта «Татар-информ»га Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Chevrolet автомобиле һәм Honda мотоциклы бәрелешкән. 17 яшьлек яшүсмернең мотоцикл йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган. Авария нәтиҗәсендә, яшүсмерне хастаханәгә илтәләр.

ЮХИДИ мотоцикл һәм скутерда йөрүнең аеруча куркыныч булуын искәртә, чөнки аларда пассив куркынычсызлык чаралары юк һәм шул ук вакытта алар югары тизлеккә ия.

Мотоцикл сатып алыр алдыннан булачак шофер юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә, хокук алырга һәм саклагыч экипировкасы алырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да хөрмәт белән карарга киңәш итә. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-05-2021/t-b-n-kamada-i-el-mashina-bel-n-mototsikl-b-releshk-n-5823163

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев