Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таза тешләр – сәламәтлекнең нигезе

Теш авырулары күп түгел, әмма алар ата-аналардан зур игътибар сорый. Һәр ата-ана баласын теш табибына вакытында күрсәтеп-тикшертеп торырга тиеш.

Теш авырулары күп түгел, әмма алар ата-аналардан зур игътибар сорый. Һәр ата-ана баласын теш табибына вакытында күрсәтеп-тикшертеп торырга тиеш.

Иң таралган теш авыруы – аның эчтән куышлык барлыкка китереп черүе, ягъни кариес. Бу вакытта салкыннан яки кайнардан, әче яки тозлыдан теш авырта башлый. Әгәр бу авыруны башында ук дәваламасаң (пломба салмасаң), теш черүе дәвам итә, һәм эчендә җитди ялкынсыну процессы барлыкка килүдән һәм теш нервысы зарарланудан түзеп булмаслык авыртулар башлана. Башка төр хроник ялкынсынулар чыганагы кебек үк, кариеслы тешләр дә ревматизм, бронхиаль астма, бөер авыруларына сәбәп булырга мөмкин. Әмма иң зур зарар ашкайнату органнарына килә.

Балаларда кариес 2-3 яшь тулып узгач башлана. 10-12 яшьләр тулгач, ягъни сөт тешләре даими тешләргә алышынып беткәч, бу авыру тагын яңара. Тешләрдә кариес башлануның турыдан-туры сәбәбе – теш арасына кергән азыкның черүе. Иң элек урт сөт тешләре зарарлана. Чери башлаган тешләр белән чәйнәгәндә авырту сизгәнгә, бала бу тешләре белән чәйнәүдән туктый һәм начар чәйнәлгән азыкны йотып җибәрә. Шулай итеп, сөт тешләренең кариесы даими тешләрнең бозылуына китерә.

Баланың тешләре сәламәт булсын дисәң

Балага чәйнәү өчен тешләрнең һәм казналыкның ике яктан да нык эшләвен таләп итә торган каты азык бирергә кирәк. Сөт тешләре чыккан балага азыкны уып ашатырга тырышмагыз. Алар алма, груша, кишерне үзләре кимереп ашасыннар. Бу бик файдалы. Яхшы чәйнәү селәгәй бүленеп чыгуны гына түгел, казналыкларның кан беләй тәэмин ителүен дә, аларга туклыклы матдәләр килүне дә көчәйтә. Азыкта аксымнар, майлар, күмерсулар һәм минераль тозларның дөрес нисбәте бөтен организмның, сөякләрнең һәм тешләрнең нормаль үсешен тәэмин итә.

Туачак баланың тешләре нык, сәламәт булып формалашсын өчен, булачак анага, балага узуының беренче атналарыннан ук ит-сөт-яшелчә диетасын сакларга кирәк. Диетада йомырка, җиләк-җимеш, сөт, эремчек, балык, ит тулы микъдарда булырга тиеш. Йөкле хатын теш стоматологның даими күзәтчелегендә булырга һәм аның киңәшләрен үтәргә тиеш. Бу исә балада тешләрнең табигый үзлекләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Тешләрне тәрбияләүне вакытында башлау мөһим

Балада сөт тешләре күренүгә, һәр ашатканнан соң аңа кайнаган су эчерергә, ә олыракларын һәр ашаудан соң авызын чайкарга күнектерергә кирәк. 3 яшь тулганда балага теш щеткасы бүләк итегез һәм тешләрен иртән һәм кичен йокы алдыннан бер көн дә калмыйча чистартырга гадәтләндерегез.

Өлкән яшьтәге мәктәп балаларын теш казналыгына массаж ясарга өйрәтү зарур. Кулларны сабынлап юганнан соң, бармакларны өске теш казнасына кертеп – өстән аска, ә аскы казнаны астан өскә таба йөртеп массажлыйлар. Бармакларны йөрткәндә казнага җиңелчә басым ясалырга тиеш. Теш казналарына массаж ясау тешләр өчен бик файдалы.

Татлы һәм камыр ризыклары тешләрнең тиз бозылуына китерә. Шунлыктан ашау арасында андый ризыклар кулланмаска кирәк, алма, кишер кебек чи җиләк-җимеш яки яшелчә ашап кую яхшырак. Алар тешләрне механик чистартуга ярдәм итә. Шулай ук витаминнарга бай булулары белән дә файдалы. Организм өчен кирәкле матдәләр һәм витаминнарның иттә, балыкта, сөт ризыкларында, кара икмәктә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә булуын онытмаска кирәк. Әгәр тешләрегез таза, матур булсын дисәгез, елга ике тапкыр теш табибына күренергә һәм ул биргән киңәшләрне үтәргә онытмагыз!

Айзат Шәймәрдәнов, район үзәк хастаханәсенең балалар стоматологы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X