Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тавышны көйләү кирәк 

Нигә ул көчәйткечнең тавышын киметеп, уртачага көйләмиләр микән?

Һәр ел саен безнең клубта отчет җыелышлары уза, Өлкәннәр көнен дә үткәрәләр. Бер үк вакытта, район үзәгеннән үзешчәннәр килеп, концерт та куеп китәләр. Ләкин залда көчәйткеч аша яңгыраган тавыш бик көчле, күп кешеләр колакларын бармаклары белән томалап тыңлый. Әгәр ул тавышны зиратта яңгыратсаң, үлгән кешеләр я терелеп чыгарлар яки читкә качып бетәрләр иде. Нигә ул көчәйткечнең тавышын киметеп, уртачага көйләмиләр микән? Чыгышлары әйбәт булса да, тавыш яңгырагач, сүзләрен бик аңлап бетереп, ишетеп булмый. Чөнки музыкасы авазларны бик нык басып китә. 
Шуңа күрә режиссерлар тавышны уртачага көйләсеннәр иде. Район үзешчәннәре башка төбәкләргә дә бара торганнардыр, анда да шундый ук хәлдер, дип беләм. Халыкка игътибарлы булсыннар иде. Концерт номерлары бик яхшы, ләкин көчле тавыш кына чыгырдан чыгара! Бу кимчелекне бетерсеннәр иде! 
Зариф Гарифуллин. 
Тат. Шуран. 
Укучыбыз соравына район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов җавап бирә: 
– Хөрмәтле Зариф ага! Беренче чиратта, даими уздырылып торучы мәдәни чараларга битараф калмавыгыз, аларның дәрәҗәсен таный һәм кимчелекләрен күрә белгәнегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Әйтергә кирәк, район мәдәният йортының иҗади төркеменә чыгышларны үз югарылыгында төрле мәйданчыкларда ясарга туры килә. Һәр залның акустик шартлары төрле, аларга күчмә тавыш аппаратурасын яраклаштыру өчен бирелгән вакытның кыска булуы һәм аңа хезмәт күрсәтүче профессиональ тавыш режиссеры булмау да тавыш яңгырауның кимчелегенә сәбәп булып тора. Киләчәктә бу кимчелекләрне бетерү өстендә эшләрбез, дип ышандырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X