Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"ТАВЫШ ЧЫГАРГАН" БЮСТГАЛЬТЕР ЯКИ БДИДА ЧЫННАН ДА ҖӘНҖАЛ БУЛГАНМЫ?

Түбән Камада химия фәне буенча БДИ биргән вакытта чыгарылыш укучысын чишенергә мәҗбүр иткәннәр – әлеге хәбәр имтихан көнне социаль челтәрләрдә пәйда булды. Хәбәр аноним булуга карамстан, зур шау-шу куптарды. Берьюлы берничә күзәтчелек оешмасы тикшерүләр башлады. Әлеге җәнҗал турында тулырак, җаваплы кешеләрнең комментарийлары белән - “Татар-информ” репортажында.

БДИ вакытындагы чиктән тыш уяулык җәмәгатьчелекне инде берничә ел борчый. Мәсәлән, узган елда Яр Чаллы чыгарылыш укучыларының әти-әниләре имтихан башланганчы балаларны автошәһәрнең бер мәктәбенә алып килүләре турында социаль челтәрләрдә сөйләгәннәр иде. Шпаргалкалар бармы-юкмы икәнен тикшергәч, мәктәп укучыларын бер бүлмәгә ябалар, сусыз, ризыксыз һәм бәдрәфкә чыгармыйча берничә сәгать шунда тоталар.

Әлеге факт белән кызыксынган журналистлар прокурорга мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ләкин анда хәбәр иткәнчә, бикләп куелган балаларның ата-аналары күзәтчелек органына язма рәвештә мөрәҗәгать итмәгәннәр, шуңа күрә “имтихан карантины” буенча тикшерү булмый кала.

 

“Без кызның нинди киемне салганын, салмаганын белмибез”

Быел социаль челтәрләрдә һәм мәгълүмат чараларында, шул исәптән федераль чараларда, Түбән Камада укучы кызның тимер эзләгеч аша үтү өчен бюстгальтерын салырга мәҗбүр булуы турында яңалык чыкты.

“Бүген укучылар химиядән БДИ тапшырды. Минем 17 яшьлек сеңлем Түбән Камада яши һәм шунда имтихан язды. Кызның телефонын гына алып калмыйлар, эчке киемнәрен дә салырга мәҗбүр итәләр! Тикшерүчеләр минем сеңлемә басым ясыйлар, бюстгальтерын салуны һәм ялангач тәненә ак, үтә күренмәле шифон блузканы киеп, тимер эзләгеч аша узуны таләп итәләр. Бу бит ир-атлар каршында! Бу халәттә ул нәрсә яза алсын? Ул истерикага бирелә. Әти-әнисенә шалтыратырга рөхсәт бирмиләр!”

Түбән Кама районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Айзирәк Рамазанова аңлатканча, тимер эзләгеч эчке киемгә тегелгән тимергә тәэсир итә. Ә сигнал бирүне туктату өчен кыз үзе бәдрәфкә барып бюстгальтерын сала. Аны беркем дә болай эшләргә мәҗбүр итмәгән.

“Татар-информ” хәбәрчесе Түбән Каманың 10 нчы мәктәбе директоры Андрей Бликин белән сөйләшкәндә, әлеге хәл турында башка мәгълүматлар ачыклады.

“Гадәттән тыш хәл булмады диярлек, - дип белдерде белем бирү оешмасы җитәкчесе талчыккан тавыш белән. – Ул кыз бездә укымый. Безнең мәктәп имтиханнар уздыру пунктын урнаштыру базасы булды. БДИ тапшыручы балаларны башка мәктәптән алып килделәр. Аларны озата килгән педагог балаларны “кыса”га кадәр алып килде, шуннан соң махсус бүлмәдә имтихан беткәнен көтте. Соңыннан балалар белән үз мәктәпләренә кайттылар. Балаларны алдан – химиядән имтиханга 1 сәгать кала алып килделәр. Имтихан башлану 10 га билгеләнгән иде, сәгать 9 да төркем имтихан бирү пунктында иде инде. Имтихан башлануга 15 минут кала укучылар аудиториядә утыралар иде. Күрүегезчә, бернинди дә ашыктыру булмады, вакыт җитәрлек иде”.

Мәктәп директоры сүзләренчә, төркем тимер эзләгеч аша Дәүләт имтихан комиссиясе вәкилле һәм БДИ оештыручылары контроле астында үтә.

“Социаль челтәрләрдә язганча, аны беркем дә “капшап” карамады. Кыз бары тик берничә тапкыр тимер эзләгеч аша гына узды. Һәм һәрберсендә дә җиһаз чит предмет барлыгына сигнал бирде. Без моның нәрсә булганын да белмибез. Кыз үзенә тәкъдим ителгән бүлмәгә керде. Анда нәрсә эшләгәнен белмибез. Бюстгальтерын салганмы ул, салмаганмы, бу безгә мәгълүм түгел. Аннан беркем дә сорамады. Изоляцияләнгән бүлмәдә берничә минут булганнан соң, укучы тагын бер тапкыр тимер эзләгеч аша үтте һәм ул сигнал бирмәде. Сүз уңаеннан, кыз БДИны тапшырды. Имтиханнан үз-үзеннән канәгать булып чыкты. Безгә мәгълүм булганча, апелляциягә бирмәгән”, - дип хәбәр итте педагог.

Андрей Бликин сүзләренчә, бу хәлләр булган мәктәпнең фойесы камералар белән җиһазландырылмаган, ләкин алар имтихан булган залда куелган була. Имтихан уздыручы пунктта оештыру эшләре буенча тәртип бозулар ачыкланмаган. Сорау буенча эшнең барлык материаллары да прокуратурага тәкъдим ителә.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Түбән Кама прокуратурасында тикшерүнең әле төгәлләнмәгәнен әйттеләр.

Тимер эзләгеч белән көн саен эшләүче белгечләр сүзләренә караганда, техник яктан әлеге очрак бик сәер.

“Безнең оешмада дүртенче дәрәҗәдәге кысалы тимер эзләгечләр урнаштырылган. Алар сизгерлекнең югары дәрәҗәсенә ия, хәтта иң югары дип тә әйтергә була. Тагын бишенче дәрәҗәлесе була. Ләкин безгә аларның кайда кулланылганын күз алдына китерү дә авыр... безнең “кысалар” эчке киемдәге тимерләргә, алка-йөзекләргә сизгер түгел. Ни өчен әлеге җайланмаларның мәктәпләрдә рәттән барысына да тавыш бирәдер, анысын әйтүе авыр”, - дип сөйләделәр тимер эзләгечләр белән эшләүче белгечләр.

 

Төгәл генә белмәсәк тә, бишенче дәрәҗәдәге сизгерлеккә ия булган “кысалар” нәкъ безнең мәктәпләрдә урнаштырылгандыр бәлки? Башкача әлеге хәлне ничек аңлатырга була?

“Бездә шундый очраклар булды – укучы тимер эзләгеч аша узганнан соң, укытучы аны кире чакырып, кесәсендәге булган бар нәрсәне – ачкычлар, банк карталарын, булавкаларны, чәч каптырмаларын, сәгатен алырга кушты. Гәрчә, техниканың нәрсәгә реакция белдергәне билгеле түгел. Ул бит бу хакта әйтми!”, - диде Бликин.

 

 

“Аягы сынган малайны берничә тапкыр тимер эзләгеч аша уздыралар!”

 

 

Ләкин Түбән Камадагы очракны тикшерү ничек кенә төгәлләнсә дә, БДИ алдыннан укучыларга булган кырыс контроль мәсьәләсе гражданнарны барыбер борчый. Шуны билгеләп үтик, Түбән Камада булган хәл турындагы язма астында күп комментарийлар яздылар, аларда шуңа охшаш хәлләр турында хәбәр ителде. Ата-аналар хәбәр итүенчә, республиканың бер мәктәбендә үз вазифаларыннан арыган контролерлар егетләрдән күлмәкләрен салуны һәм тикшерүне тоткарламауларын сорыйлар. Укучыларга ялангач килеш мәктәп коридорлары буйлап йөрергә туры килә.

“Татар-информ” хәбәрчесенә республиканың мәгариф өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы иҗтимагый оешмасы Екатерина Матвеева сөйләгәнчә, БДИ вакытында мәгариф системасы вәкилләре тарафынан артык уяулыкка шикаятьләр кайнар линиягә дә килә. Ул имтихан алдыннан гына аягын сындырган малайны тимер эзләгеч аша берничә тапкыр уздыру турында да искә төшерде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, БДИ дагы чиктән тыш уяулык белән бәйле хәлләр, бернинди искәрмәсез, Россиянең барлык төбәкләрендә дә була.

Мәскәү мәктәпләренең берсендә БДИ вакытында күзәтүче булган педагог, укучылар “үзләренә артыкны рөхсәт итмәсеннәр өчен” имтихан алдыннан контролерларның бәдрәф ишекләрен алып куюлары турында социаль челтәрдә язды. Педагог тавыш куптара, шуннан соң ишекләрне кире урыннарына куялар.

Күзәтүче булып торган башка бер укытучы яңа мисал китерде: “Кичә оештыручыларның барысын да паспорт тышлыкларын салдырырга, таныклыктагы барлык кәгазьләрне алып бетерергә мәҗбүр иттеләр. Конфетлар салынган пакетларны карап чыктылар. Шоколадларны ачарга куштылар! Бу безне, оештыручыларны! Ә соңыннан балаларга тотындылар...” Бу хәл Чувашиядә була.

“Блузканы күтәреп карау” га килгәндә, бу чыгарылыш кызларын дөреслеккә тикшерү алымы, социаль челтәрдәге язмаларга караганда, бу бар җирдә дә эшләнә.

“Гадәти шпаргалка түгел, җаваплар белән берәр гаджет алып кермәсеннәр, алдамасыннар дип, безнең балаларга карата кулланылган мондый куркынычсызлык алымнары, иң тәҗрибәле җинаятьчеләрнең һәм террорчыларның төшләренә дә керми. Имеш өлкәннәр шулай ришвәтчелек белән көрәшә. Ләкин ни өчендер балалар арасында?”, - дип белдерделәр ата-аналар.

Матвеева сүзләренчә, имтиханнарда “караучылар” өчен нәрсә эшләргә яраганы һәм ярамаганы турында төгәл инструкция эшләргә кирәк. Бу документ танышу өчен кулланылышта булырга тиеш. Һәм аны һичшиксез халыкка чыгарырга кирәк.

“Балалар – җинаятьче түгел. Һәм кырыс контроль – безнең заманның мәгънәсезлеге. Моннан тыш, Интернетта ел саен БДИның барлык эшләре чыга. Имтихан алдыннан булган бернинди тикшерү дә БДИ бирү вакытында булган ришвәтчелек белән көрәшерлек хәлдә түгел. Бу беркемгә дә сер түгел. Рособрнадзор хәзерге вакытта математикадан БДИ биремнәренең ирекле кулланылышка чыгуы буенча тикшерү алып бара. Минемчә, БДИ нәтиҗәләрен “сатып алган” кешеләр гадәттә тимер эзләгечләрдә “шалтырап” тормый.

Билгеләп үтик, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ тапшыру пунктларындагы оештыручыларга укучыларга карата игътибарлы һәм яхшы мөгамәләдә булырга киңәш итте. Ләкин төрле хәлләр була. Министрлык мөрәҗәгатеннән соң Казаннан бер әни имтихан вакытында улын бәдрәфкә чыгармаулары турында язды. Һәм ул, стресс халәтендә булганлыктан, тест кәгазьләрен идәнгә ташлаган һәм чыгып киткән.

 

Автор: Эльвира МӨХӘММӘТДИНОВА, sntat.ru

Фото: Илнар Төхбәтов, социаль челтәрләр

 

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/society/tavysh-chygargan-byustgalter-yaki-bdida-chynnan-da-n-al-bulganmy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев