Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татьяна Голикова Covid-19 вазгыяте кискен төбәкләр арасында Татарстанны да атады

Татарстан коронавирус белән бәйле үлем һәм катлаулы очраклар буенча иң кискен хәлдәге төбәкләр арасына керә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмәдә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова әйтте.

Голикова көн саен илдә коронавирус инфекциясеннән 1 меңнән артык үлем очрагы теркәлүен искәртте. Шул ук вакытта эпидемиянең яңа дулкыны чирнең катлаулырак уза торганын китерде, илнең кайбер төбәкләрендә ул бигрәк тә ачык күренә.

«Бу куркыныч саннар, алар якын кешеләребезнең тормышы белән бәйле», — дип мөрәҗәгать итте Дәүләт башлыгына Голикова.

«Курск өлкәсендә, Комида, Оренбург өлкәсендә, Татарстан Республикасында, Воронеж, Новгород, Волгоград, Самара, Саратов, Чиләбе һәм башка төбәкләрдә үлем очраклары, госпитализация һәм ИВЛда булган авырулар белән бәйле кискен вазгыять күзәтелә», — дип искәртте Голикова.

Аның сүзләренчә, авыруның кискен узуы һәм үлем очраклары күбесенчә вакцина алмаган кешеләр арасында теркәлә. 

«60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулар белән интегүчеләр аерым куркыныч зонасында», — дип йомгаклады Татьяна Голикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев