Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тату класс серләре” җиңүчеләре Казан шәһәрендә финал турында булып кайтты

Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы оештырган "Тату класс серләре" республика бәйгесенең зона туры җиңүчеләре Казан шәһәрендә үткән финал турында булып кайтты. Бәйгедә безнең районнан Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 5 класс укучылары (сыйныф җитәкчесе - Гөлшан Мәүлиева) катнашты. Егерме әти-әни, унтугыз бала, социализация юнәлешендә фольклор ансамбль чыгышы әзерләгән иде. Алар Мөслимдә яшәүче һәр милләтнең уен коралын, милли җыр-биюләрен тәкъдим итте.

Шушы ук бәйгедә үз инициативалары белән чыгыш ясаган Түбән Табын интернат мәктәбенең 6 класс укучыларына һәм ата-аналарына да (сыйныф җитәкчесе - Гөлия Садертдинова) йомгаклау турында чыгыш ясады. Әлеге мәктәп коллективы, хезмәт тәрбиясе юнәлешен куллама итеп алып, жюри каршына чыкты.

Һәр ике мәктәп укучылары һәм ата-аналары да, кул эшләреннән күргәзмә әзерләп, республиканың фән һәм мәгариф министры Рафис Борһановны каршы алды. Министр якташлары өчен сөенүен, биредә очрашуга бик шат булуын әйтте. Чыгышлары өчен һәр ике коллективка да призер дипломы, аквопаркка, күргәзмәләр һәм фәнни-күңел ачу үзәгенә юлламалар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев