Мөслим-информ

"Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсында тавыш бирүнең соңгы көне

Матбугат үзәге игълан иткән "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсында тавыш бирүнең соңгы көннәре төгәлләнеп килә. Катнашучылар арасында иң тату сыйныф исемен иртәгә, 3 май көнне билгелиячәкбез.

Тавыш бирү тәртибен исегезгә төшерик әле.

1. Сайтыбызда урнаштырылган сораштыруда үз сыйныфыгыз яки охшаган фото өчен тавыш бирәбез;

2. Вконтакте социаль челтәрендәге төркемебездә урын алган "Тату бердәм сыйныфыюыз" фотоальбомына кереп лайк куябыз;

3. Фотолар астына комментарийлар калдырабыз.

Тагын бер мөһим үзенчәлек - тавыш бирүчеләр сораштыруда көн дә кереп өр-яңадан үз тавышын калдыра ала.

Нәтиҗәдә, иң күп тавыш, иң күп лайк, иң күп фикерләр җыйган сыйныф җиңүче дип билгеләнәчәк. Номинацияләр буенча бүләкләүләр дә булачак.

ҖИҢҮЧЕ СПОНСОРЫБЫЗ "МИЗГЕЛ" ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ (https://vk.com/mc_mizge) lӘЗЕРЛӘГӘН БҮЛӘККӘ ИЯ БУЛАЧАК, ИҢ ТАТУ СЫЙНЫФ БУШЛАЙ КИНОГА БАРАЧАК.

КАТНАШУЧЫЛАР ИСЕМЛЕГЕ (фотоларны безгә юллаган кеше исем-фамилиясе язылачак):

1. Мөнирә Арсланова

2. Айгөл Лайтыпова

3. Маргарита Идиятуллина

4. Миләүшә Хәсәнова

5. Мәликә Ханафеева

6. Ләйсән Миндиярова

7. Лиза Галимова

8. Талия Җиһангирова

9. Ләйсән Абдуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: