Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсы җиңүчесе кинога барачак

"Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсында тавыш бирү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, конкурста Мөслим мәктәпләрендә белем алган 9 сыйныф катнаша. 30 апрель иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, беренче урында гимназия укучылары бара. Талия Җиһангированың сыйныфы өчен 374 кеше тавыш биргән. Икенче һәм өченче урыннар шулай ук гимназия укучыларында. Тавыш бирү тәртибенең тагын бер...

"Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсында тавыш бирү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, конкурста Мөслим мәктәпләрендә белем алган 9 сыйныф катнаша. 30 апрель иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, беренче урында гимназия укучылары бара. Талия Җиһангированың сыйныфы өчен 374 кеше тавыш биргән. Икенче һәм өченче урыннар шулай ук гимназия укучыларында. Тавыш бирү тәртибенең тагын бер үзенчәлеге белән таныштырабыз. Конкурсантлар өчен һәркем көн дә бер тавыш калдыра ала. Тавыш бирүчеләрнең көн саен сораштыруда катнашуларын сорыйбыз. Төп бүләк турындагы мәгълүматны игълан итәр вакыт та җитте. Җиңүче сыйныф спонсорыбыз "Мизгел" яшьләр үзәге күрсәтәчәк кинога барачак. Төрле номинацияләр буенча да бүләкләр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев