Реклама
Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә узган алкалы хоккей буенча уеннар Мөслим егетләренә җиңү китерде.
Бәйге республиканың көньяк-көнчыгыш яшүсмерләр клублары арасында “Татнефть” акционерлык җәмгыяте кубогына үткәрелде. Безнең районның “Яшьлек” командасы “Девон” командасы белән очрашты. Мөслимлеләр 7:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Команданың тренерлары – Раил Шакирьянов һәм Илгиз Софиев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз