Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татмедиа»да иң яхшы почта бүлекләрен һәм почтальоннарны бүләкләделәр

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләрне генераль директор урынбасары Әлфия Әдиятова тапшырды.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «Татмедиа» АҖ һәм «Татарстан почтасы» почтальоннар һәм почта бүлекләре арасында үткәрелгән бәйгегә йомгак ясады, шулай ук 2019 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу буенча иң яхшыларны бүләкләде. Акчалата бүләкләрне медиакомпаниянең басма гаммәви мәгълүмат чаралары буенча генераль директор урынбасары Әлфия Әдиятова тапшырды.

Әлеге бәйге инде 12нче тапкыр – 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу юлы 27 почтальон һәм 26 почта бүлегенең эшенә бәя бирелде. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне төрле категорияләр буенча билгеләде.

2019 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Мөслим почта элемтәсе бүлегеннән Гөлнара Маннанова һәм Лариса Нуриева, шулай ук Балык Бистәсе районыннан Мәрзия Хәтимова иң яхшы авыл почтальоннары дип табылды. Азнакай почта бүлегеннән Вероника Злобина – кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы, Чистайдан Сәрия Әхмәрова исә иң яхшы шәһәр почтальоны булды.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/29/196112/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама