Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминның туган көне

Бүген "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Андрей Владимирович Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. 2005 елда Санкт-Петербург Төньяк-көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. 1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1995-1996 елларда Казанның "Эфир" телекомпаниясендә корреспондент булып эшли, 1996-1997 елларда - шунда ук яңалыклар...

Бүген "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Андрей Владимирович Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. 2005 елда Санкт-Петербург Төньяк-көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.

1987-1989 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1995-1996 елларда Казанның "Эфир" телекомпаниясендә корреспондент булып эшли, 1996-1997 елларда - шунда ук яңалыклар хезмәте мөхәррире. 1997-2001 елларда Андрей Кузьмин "Эфир" телекомпаниясенең җирле элемтәләр буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Ә 2001-2004 елларда - "Эфир" телекомпаниясенең "Республика" программасы телевизион хезмәте буенча директор урынбасары.

2004-2005 еллар - Казанның "ПаркСтройИнвест" компаниясе генераль директоры, ә 2005-2006 еллар - ТР мәдәният министры урынбасары. 2006-2010 елларда ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтен җитәкли.


2015 елның 22 сентябрендә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенә генераль директор вазифасына билгеләнгәнче, 2010-2015 елларда ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләде.

Intertat.ru редакциясе дә котлау сүзләренә кушылып, Андрей Владимировичка ныклы сәламәтлек, нәтиҗәле хезмәт юлы һәм хезмәттәшләре, якыннары янында бәхетле тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев