Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТАТМЕДИА» еллык нәтиҗә ясады

Ел ахырында уза торган, инде күркәм традициягә әверелгән очрашу «ТАТМЕДИА» холдингына кергән филиал җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов филиал җитәкчеләренә яңа генераль директорны тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез: 21 декабрьдә бу вазыйфага Андрей Кузьмин билгеләнгән иде. Очрашуда "Татмедиа" холдингын ике ел җитәкләгән...

Ел ахырында уза торган, инде күркәм традициягә әверелгән очрашу «ТАТМЕДИА» холдингына кергән филиал җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар катнашында узды.



Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов филиал җитәкчеләренә яңа генераль директорны тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез: 21 декабрьдә бу вазыйфага Андрей Кузьмин билгеләнгән иде. Очрашуда "Татмедиа" холдингын ике ел җитәкләгән Фәрит Шаһиәхмәтов та катнашты. Ул барлык коллегаларына рәхмәт сүзләрен әйтеп, бу өлкәдә 30 еллап хезмәт куйганлыгын искәртте. Киләчәктә дә бердәм, максатчан команда булып эшләүләрен теләде.



Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм «Татарстан почтасы» җитәкчесе Регина Кузнецова да чыгыш ясады. Ә инде ел дәвамында лаеклы һәм мактаулы эшләре өчен матбугат вәкилләре төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар.

Солтан Искахов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев