Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татфондбанкның өстәмә офисында урлауда шикләнелүчеләр кулга алынган

Шик астына алынучылар исәп-хисап документларында акча юклыгын чыгым-касса ордерларын юк итеп яшергәннәр, дип яза «Татар-информ». Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының җинаять-эзләү бүлеге хезмәткәрләре Татфондбанкның Биектау станциясендә урнашкан өстәмә офисында урлауда шикләнелүче өч кешене тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информга» Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Искәртеп үтик,...

Шик астына алынучылар исәп-хисап документларында акча юклыгын чыгым-касса ордерларын юк итеп яшергәннәр, дип яза «Татар-информ». Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының җинаять-эзләү бүлеге хезмәткәрләре Татфондбанкның Биектау станциясендә урнашкан өстәмә офисында урлауда шикләнелүче өч кешене тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информга» Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Искәртеп үтик, алдан «Татар-информ» Татфондбанкның өстәмә офисы хезмәткәрләре полициягә акча урлануы турында гариза белән мөрәҗәгать итүләрен хәбәр иткән иде. Үзәк банк офисына китерелгән инкассатор сумкасында 3,8 млн сум, 35 мең евро һәм 35 мең АКШ доллары юклыгы 13 март көнне билгеле булган. Полицейскийлар билгеләгәнчә, шик астына алынучылар исәп-хисап документларында акча юклыгын чыгым-касса ордерларын юк итеп яшергәннәр. Суд тоткарланган өстәмә офис җитәкчесен һәм элеккеге контролер-кассирны тикшерү барышында сак астына, ә өлкән хисапчы-кассирны өй арестына алган. Хәзерге вакытта "Урлау" маддәсе буенча ачылган җинаять эшен тикшерү бара, тиешле оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X