Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татфондбанк клиентларына акчаны кире кайтару 26 декабрьдә биш банкта башланачак

Моның өчен берьюлы 5 банк: «Россия Саклык банкы», ВТБ 24, «Россельхозбанк», «ФК Открытие», «Ак Барс» банклары җәлеп ителәчәк. Бу турында "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" хәбәр итә. Кертемнәрне кайтарачак конкрет банк-агентлар турында мәгълүматны 2016 елның 23 декабренә кадәр сез asv.org.ru сайтына кереп белешә аласыз. Акчаларыгызны кайтару өчен сезгә банк-агентка паспортыгыз белән килеп,...

Моның өчен берьюлы 5 банк: «Россия Саклык банкы», ВТБ 24, «Россельхозбанк», «ФК Открытие», «Ак Барс» банклары җәлеп ителәчәк. Бу турында "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" хәбәр итә. Кертемнәрне кайтарачак конкрет банк-агентлар турында мәгълүматны 2016 елның 23 декабренә кадәр сез asv.org.ru сайтына кереп белешә аласыз. Акчаларыгызны кайтару өчен сезгә банк-агентка паспортыгыз белән килеп, акча кайтаруны сорап к гаризагызны тапшырырга кирәк булачак. Банк-агентларның яңа ел каникуллары вакытында эшләү графигын шулай ук "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы", 30нчы декабрьдан да соңга калмыйча, хәбәр итәчәк. Исегезгә төшерәбез, Татфондбанкта кертемнәре булган кешеләргә 1 миллион 400 мең сумга кадәр сумманы "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" конкурс аша сайлап алган банк-агентлар, иминият түләүләре рәвешендә, кире кайтарачак. "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы килеп туган ситуациягә кыска вакыт аралыгында килеп кушылды һәм түләүләр гадәттәгедән шактый тиз башлана, күп очракта, мондый процедуралар 2шәр 3әр ай дәвам итә. Оперативлыкның сәбәбе, күрәсең, Татарстан банк системасын тиз арада аякка бастыру теләге белән бәйледер" - дип Татар-Информ мәгълүмат агентлыгына «Открытие брокер» компаниясе аналитигы Андрей Кочетков белдерде. Аның фикеренчә банк-агентларны сайлаганда да, аларның клиентка якын булуы һәм финанс яктан тотрыклылыгы бик урынлы исәпкә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев