Исегезгә төшерәбез, 6 февральдә Баш тикшерү идарәсе хезмәткәрләре зур күләмдә акча урлауда шикләнелүче "ТФБ Финанс" инвестицияләү компаниесе директорын тоткарлаган иделәр. Совет район суды аны 1 ай да 27 көнгә кулга алды.
2017 елның 7 февралендә "ТФБ Финанс" инвестицияләү компаниесенең актив операцияләр белән идарә итү башлыгы hәм компаниенең клиент сервисы бүлеге җитәкчесе хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды. Соңгысы Татфондбанкта клиент операцияләре идарәсенең җитәкчесе дә булып хезмәт куйган.
"Аерата зур күләмдәге урлашу" маддәсе буенча ачылган җинать эшен тикшерү дәвам итә. Алдан исәпләүләр буенча кертемчеләргә 90 млннан артык зыян салынган дип фаразлана. Хокук саклау органнарына зыян күрүчеләрдән инде йөздән артык гариза кергән.