Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 2 үлем очрагы теркәлгән

Ике очракта да үлемнең сәбәбе мәет материалына патологоанатомик экспертиза ясау нәтиҗәсендә билгеләнгән.

1953 елгы Казан шәһәрендә яшәүче кеше, яңа коронавирус йогышына шикләнеп, РКБ җирлегендә вакытлыча йогышлы госпитальгә 27 июльдә хастаханәгә салына. Җитди йөрәк-кан тамырлары өзлегүләре фонында хәле начарлана, ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Ул 28 июльдә үлә. Вирус идентификацияләнгән. 
14 июльдә Урыссу район клиник хастаханәсенә 1945 елгы ир-ат хастаханәгә салына. Тикшерү барышында яңа коронавирус йогышы ачыклана. 20 июльдә ир-ат вафат була. 
Ике очракта да үлемнең сәбәбе мәет материалына патологоанатомик экспертиза ясау нәтиҗәсендә билгеләнгән. 
Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев