Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның язгы ташу баскан районнарыннан су чигенә башлады

Узган тәүлектә коткаручылар республиканың күпчелек елгаларында ташу дулкыны кимүен билгеләгән. 17:35 (Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Коткаручылар Татарстанның алты районында су кими башлавын җиткерә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүгенге көндә Яшел Үзән районының Татар Танае авылында сигез йорт...

Узган тәүлектә коткаручылар республиканың күпчелек елгаларында ташу дулкыны кимүен билгеләгән. 17:35 (Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Коткаручылар Татарстанның алты районында су кими башлавын җиткерә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүгенге көндә Яшел Үзән районының Татар Танае авылында сигез йорт ишегалды, дүрт күпер һәм Качелино авылы юлы су астында кала бирә. Язгы ташу барышын 11 оператив төркем күзәтә. Казанда исә һавадан пилотсыз очкыч күзәтүен оештыру ниятләнә. Шул ук вакытта республикада язгы ташу дәвам итә, күпчелек җирләрдә сулыклар бозлардан тулаем арчылган инде. Узган тәүлектә коткаручылар республиканың күпчелек елгаларында ташу дулкыны кимүен билгеләгән. Казансу, Иж, Мишә, Нократ, Ык һәм Зәй елгаларына су килү дәвам итә. Кайбыч һәм Яшел Үзән районнарында хәл катлаулану сәбәпле, югары әзерлектәге режим кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев