Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Безнең илдә Медицина хезмәткәрләре көне 1980 елның 1 октябреннән башлап уздырыла. (Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан табиблары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм ел саен Россиядә, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Казахстанда, Молдавиядә һәм Украинада июньнең өченче якшәмбесендә уздырыла. Җомга, 16 июнь көнне, М. Җәлил исемендәге опера...

Безнең илдә Медицина хезмәткәрләре көне 1980 елның 1 октябреннән башлап уздырыла. (Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан табиблары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм ел саен Россиядә, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Казахстанда, Молдавиядә һәм Украинада июньнең өченче якшәмбесендә уздырыла. Җомга, 16 июнь көнне, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган "Ел табибы - Ак чәчәкләр" премиясендә республика табибларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. "Сезнең хезмәт өчен, сайлаган һөнәрегез өчен сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Кеше гомере - сезнең кулда! Сездән башка кешегә беркем дә ярдәм итә алмый. Республикада медицина өлкәсе белән бәйле тармакларны ныгыту буенча күп программа тормышка ашырыла. Быел яңа - ике ел эчендә бөтен хастаханәләрне тәртипкә китерү программасы башланды. Бу - 197 объект! Шәһәр һәм районнарда "Беренче ярдәм" өчен объектлар төзибез. Материаль-техник базаны ныгыту юнәлешендә генә түгел, ә һөнәри осталыкны үстерү буенча да эшләр башкарыла. Без барысын да төзи һәм сатып ала алабыз, ләкин әзерлекле кадрлардан башка югары профессиональ медицина ярдәме күрсәтә алмыйбыз. Сезне тагын бер кат, ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез, ә җиңүчеләрне югары исемнәре белән тәбрик итәм. Уңышлар һәм алга таба да яхшы хезмәт телим!", - дип котлады Рөстәм Миңнеханов табибларны. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, ведомство башлыгы Гадел Вафин белән берлектә, Арча зиратында җирләнгән танылган табибларның каберләрен чистарттылар. Гадел Вафин профессор Зимницкий, Клячкин, Лепской, Комаров һәм ирле-хатынлы табиблар Шубиннарның каберләрен торгызу карарын кабул итте. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы котлауларга кушыла - Медицина хезмәткәрләре көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X