Мөслим-информ

Татарстанның кайбер районнарында Сабан туе булмый. Кичектерелә

Балтач, Арча, Теләче районнарында Сабан туйларын тагын бер атнага кичектергәннәр. Бу хакта бүген көрәшчеләр тупланган ватсаптагы төркемдә хәбәр иттеләр. Әле иртән яңгыр явып торса да, матур гына кояш та чыкты үзе. Алай да яңалыкларны карап барырга киңәш итәбез, һава торышлары әйбәт булса, кем бәлки,бәлки бу атнада Сабан туйларын үткәреп тә...

Балтач, Арча, Теләче районнарында Сабан туйларын тагын бер атнага кичектергәннәр. Бу хакта бүген көрәшчеләр тупланган ватсаптагы төркемдә хәбәр иттеләр. Әле иртән яңгыр явып торса да, матур гына кояш та чыкты үзе. Алай да яңалыкларны карап барырга киңәш итәбез, һава торышлары әйбәт булса, кем бәлки,бәлки бу атнада Сабан туйларын үткәреп тә бетерерләр. Ә Биектауда исә милли бәйрәмебез 22 июльдә узачак. Районда яңа стадион ачылу уңаеннан, биредә республиканың иң көчле көрәшчеләрен дә чакырырга уйлаганнар. Алай гына да түгел, шул ук ватсаптагы төркемдә хәбәр ителгәнчә, биредә батырларга ике машина куярга ниятлиләр икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: