Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның икътисад моделе – кризиста тотрыклылык үрнәге

Илдә барган икътисадый кризис шартларында Татарстан икътисадның тотрыклы һәм динамик үсешен күрсәтә. Россиядәге бүгенге катлаулы шартларга карамастан, республика 2030 елга Стратегия билгеләгән максатка ышанычлы адымнар белән атлый. Стратегия үсешнең перспектив юнәлешләрен, өстенлекләрен билгели. Ел ахырына кадәр республиканаың тармак стратегияләре һәм икътисадый зоналар (Кама, Казан, Әлмәт) стратегияләре кабул ителәчәк. Шул рәвешле...

Илдә барган икътисадый кризис шартларында Татарстан икътисадның тотрыклы һәм динамик үсешен күрсәтә. Россиядәге бүгенге катлаулы шартларга карамастан, республика 2030 елга Стратегия билгеләгән максатка ышанычлы адымнар белән атлый. Стратегия үсешнең перспектив юнәлешләрен, өстенлекләрен билгели. Ел ахырына кадәр республиканаың тармак стратегияләре һәм икътисадый зоналар (Кама, Казан, Әлмәт) стратегияләре кабул ителәчәк. Шул рәвешле республикада һәр дәрәҗәдә өстенлекле бурычларны һәм аларга ирешү инструментларын билгеләүче бердәм система төзелә.

Конкрет бурычларны билгеләү һәм аларны тормышка ашыруга комплекслы, системалы якын килү үзенең нәтиҗәләрен бирә. Төп макроэкономик күрсәткечләр буенча Татарстан Россия Федерациясенең лидер регионнары арасында бара. Тулай региональ продукт күләме буенча республика РФ субъектлары арасында - алтынчы, авыл хуҗалыгы тармагына кертелүче инвестицияләр күләме буенча - дүртенче, сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш буенча бишенче урында.

Татарстан икътисадый моделенең төп өстенлеге - инновацияләргә исәп тотуда. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе советы рәисе итеп кабат сайлануын Татарстанның әлеге мөһим стратегик юнәлештә лидер булуын тану, дип бәяләргә кирәк. Яңа перспектив технологияләргә, фәнни җитештерүгә инвестицияләр кертүгә, югары технологияләрне үстерүгә аерым игътибар бирү сәнәгатьнең барлык тармакларында да югары җитештерүчәнлеккә һәм нәтиҗәлелеккә ирешергә ярдәм итә. Россия өчен уникаль булган IТ технологияләргә нигезләнгән "Иннополис" махсус икътисадый зонасы кызу темплар белән үсә бара. Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры Татарстан өчен генә түгел, Россия Федерациясе өчен дә куәтле үсеш ноктасы булып тора. Ул - федераль әһәмияткә ия булган 26 инновацион кластерның иң зурысы. Бүгенге көндә Кама кластеренда "Алабуга" махсус икътисадый зонасы үзәк урын алып тора. Биш ел элек кенә анда 5 резидент булса, бүген аларның саны 50 гә якын. Биредә 5,5 мең эш урыны булдырылды. "Алабуга" махсус икътисадый зонасында җитештерелгән югары технологияле продуктлар чит ил аналогларын уңышлы алыштыра. Илдәге барлык зоналар алган керемнең 66% ы алар өлешенә туры килә.

Республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш Стратегиясендә инвестицияләргә аерым урын бирелә. Соңгы биш елда аның күләме 2,5 трлн. Сумнан артып китте. Санкт-Петербургта узган икътисадый форумда Татарстан Россия субъектларының инвестицион климаты рейтингында беренче дип игълан ителде. РФ Президенты Владимир Путин республика җитәкчелегенең һәм шәхсән Президент Рөстәм Миңнехановның икътисадый сәясәтенә югары бәя бирде.

Бүгенге көндә республиканың 2030 елга кадәр үсеш Стратегиясенә туры китереп, аны реализацияләү механизмнарын билгеләүче муниципаль стратегияләр эшләнә. Аларның максаты - территорияләрне үстерү, социаль сферада хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм акча керемен арттыру юлы белән халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Озак вакытка билгеләнсә дә, үсеш стратегиясен тормышка ашыруда өч еллык планлаштыру ысулы кулланыла, ягъни һәр өч ел өчен бурычлар детальләштереләчәк. Районның үсеш стратегиясендә җитештерү зоналары булдыру белән бергә социаль, транспорт, инженерлык инфраструктураларын, сәнәгать кластерын, авыл хуҗалыгы кластерын үстерү, кече бизнесны һәм туризмны киң җәелдерү өстенлекле юнәлешләр булып тора. Сәнәгать кластерында зур урын алып торучы "Агромастер" җитештерү компаниясе - ресурс саклау технологиясенә корылган чәчү комплекслары һәм туфрак эшкәртү агрегатлары чыгару буенча Россиядә лидерлар рәтендә. Компания агрегатлары илнең 60 тан артык регионында һәм чит илләрдә уңышлы реализацияләнә. "Агромастер" тракторлар да чыгара башлады. Район икътисадында зур урын алып торучы компания өстәмә эш урыннары белән тәмин итү ягыннан да игътибарга лаек.

Районда сәнәгать паркы төзү планлаштырыла. Ул ит һәм сөт җитештерү һәм эшкәртү линияләрен үз эченә алачак. Кондитер фабрикасы төзү, Алга ПМК-13 базасында тимер-бетон эшләнмәләр заводын реконструкцияләү һәм модернизацияләү дә күздә тотыла.

Авыл хуҗалыгы кластерында экономик нәтиҗәлелекне тагын да арттыру максатында өстәмә җитештерү объектлары төзү планлаштырыла. Алар нигездә мөгезле эре терлек, кош-корт асрауга, атчылыкны үстерүгә йөз тотып эшләнә. Шул ук вакытта көнбагыш мае, катнаш азык җитештерү, элеватор комплексын киңәйтү юнәлешендә дә күләмле эшләр билгеләнгән. Районда яшелчәчелекне үстерү буенча ресурсларны эшкә җиккәндә якын-тирәдәге эре шәһәрләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлеге туачак. 2030 елга Стратегиядә билгеләнгән бурычларның конкрет нәтиҗәләр бирүе мөһим. Чөнки көчле һәм нәтиҗәле икътисад инфраструктураны үстерергә, социаль проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек тудыра, эш урыннарының, хезмәт хакларының артуына һәм ахыр чиктә тормыш сыйфатын яхшыртуга гарантия бирә.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев